Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армия язмышын үзгәрткән

Кама Тамагы танкчылар җәмгыяте тагын бер хәрби офицер белән тулыланды.

Хәрби офицер Эмиль Хәйруллин өенә яраланып кайтты.

Эмиль Хәйруллин 2014 елда Кама Тамагы мәктәбен тәмамлый һәм Энергоуниверситетка укырга керә. Ләкин беренче курстан соң егет академик ял ала һәм армиягә китә. Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә.

- Армиядән соң син белем алу юнәлешен кискен үзгәрткәнсең.

- Әйе, армиядән соң минем тормышка фикерем үзгәрде һәм мин документларны Казан югары танк команда училищесына тапшырдым. Миңа балачактан армия хезмәтенә, армия кардәшлегенә, солдатларның үзара ярдәмләшүенә хөрмәт тәрбияләделәр. Әти әлегә кадәр танк гаскәрләренә тугрылык саклый, төрле елларда армиядә хезмәт иткән танкчыларның очрашуларында, алар үткәрә торган акцияләрдә актив катнаша. Мин аңа бераз кызыгып карадым, шуңа күрә гаскәр сайларга вакыт җиткәч, мин танк училищесын сайладым.

Казан югары танк команда училищесын тәмамлаганнан соң, аңа Хабаровск өлкәсенең Бикин шәһәрендә, 57 аерым Гвардия Красноград Кызыл Байрак Суворов ордены 2 дәрәҗә мотоукчылар бригадасында, Россия-Кытай чигеннән 18 км ераклыкта хезмәт итәргә туры килә.

Хәрби часть составына берничә батальон керә. Эмиль, әтисе кебек үк, аларның берсендә хезмәт итә.

- Ни өчен шулай ерак, гадәттә Татарстан егетләре республикадан ерак булмаган хәрби частьләргә эләгергә тырыша.

- Мин үзем өйдән ераграк китәргә, бер тапкыр да булмаган җирләрне күрергә теләдем.

- Училищены тәмамлаганнан соң күпме вакыт хезмәт итә алдың?

- Мин ике елдан артык хезмәт иттем. Хезмәт вакытында без укыганда алган барлык белемнәрне практикада кулландык. Махсус хәрби операция башланганнан соң, бригадабыз Луганск халык республикасына күчерелде. Безнең батальон 12 мартта беренче булып килде. Сигез көн эшелонны көттек, анда калган батальоннар һәм техника килде. Бригада җыелгач, без актив сугыш хәрәкәтләренә керештек.

- Сез төгәл нәрсә башкардыгыз?

- Һөҗүм вакытында без пехотага ярдәм иттек. 26 апрельдә булган бәрелешләрнең берсендә безнең ике танк гранатомет аркасында зыян күрде. Мин яраланып, госпитальгә озатылдым.

Өлкән лейтенант Эмиль Хәйруллин госпитальдә ярты ел яткан.

Яз көне, яралану турындагы хәбәр поселокка килеп җиткәч, халык бер-берсеннән "Исәнме? Яралымы? Госпитальдәме?" дип сораша башлый, кайгының Хәйруллиннар гаиләсен әйләнеп узуын белгәч, җиңел сулап куя. Һәм менә ярты елдан соң Эмиль Кама Тамагына әйләнеп кайта. Өйдә аны әти-әнисе һәм хатыны белән улы көткән.

- Табиблар вакыт узу белән организм тернәкләнәчәк дип вәгъдә итте, бары тик озак вакытлы реабилитация кирәк. Шулай булгач, мин өйдә булганда дәвалануны дәвам итәчәкмен.

- Син яраланганнан соң биш ай үткәч, илдә өлешчә мобилизация игълан ителде. Йөздән артык Кама Тамагы егете өйрәнүләр узды һәм махсус хәрби операция зонасына китте. Аларга нәрсә киңәш итәсең?

- Командирларның сүзен тыңларга һәм кирәксез инициатива күрсәтмәскә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев