Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аны һәр йортта көтәләр

Рузилә Сафина соңгы өч елда районның берьюлы өч почта бүлекчәсенә җитәкчелек итә.

Ул Тәтеш районында туып үскән. Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң безнең районга җибәрелгән һәм үзенең хезмәт эшчәнлеген Олы Кариле авыл җирлегендә бухгалтер булып башлаган.

– Бер ел эшләгәч, Келәнче егете белән гаилә кордым, – ди Рузилә Николаевна. - Миңа башка авылга күченергә кирәк булды, ә эштән җибәрмиләр. Ул вакытта бит шулай – җитәкче барлык хокукларга да ия иде. Хезмәт кенәгәсен бирмәделәр һәм миңа декрет ялы алдыннан Келәнче мәктәбендә гардеробчы булып эшләргә туры килде. Аннары колхозга бухгалтер булып урнаштым, анда икенче балам туганчы эшләдем.

Рузилә Николаевнаның кайнанасы Мөгыймә Сафина 33 ел җирле почта бүлекчәсен җитәкләгән. Шуңа күрә, вакыт җиткәч, вакантлы эш урыны барлыкка килгәч, ул килененә хат ташучы эшен тәкъдим итә.

– Унбер ел авылда хат ташучы булып эшләдем, ә кайнанам пенсиягә чыккач, аның урынына кердем, – дип сүзен дәвам итте Рузилә Николаевна. - Әлбәттә, хәзер почта бүлекчәсе мөдире эшен егерме ел элек булган эш белән чагыштырып булмый. Хисап өчен дә, халыкка хезмәт күрсәтү өчен дә компьютерны белергә кирәк. Олы Кариледәге хезмәттәшем декретка чыккач, бу бүлекчәгә дә җитәкчелек итәргә туры килде, аңа кадәр безгә Олы Бортас бүлекчәсе кушылды. Өч бүлекчәнең эше өчен җавап бирү бик авыр. Шунысы куанычлы, гыйнвардан Ксения Гыйләҗева эшкә чыкты һәм хәзер миңа эшләргә җиңелрәк булачак.  

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өч авыл җирлеге хат ташучылары эше өчен җаваплы булган Келәнче бүлекчәсе район газетасына язылуны иң яхшы башкарган бүлекчә – гомуми планны 120 процентка үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев