Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Антоновкалылар республика форумында катнашты

Антоновкадан ике гаилә – Ренат һәм Айгөл Шәйхәйдаровлар, Марат һәм Наталья Сәхибгәрәевлар республика форумында катнашты.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү» темасына VI Республика форумы уздырды.  

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева тантаналы рәвештә Айгөлгә «Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен» Рәхмәт хаты тапшырды. 

– Чара югары дәрәҗәдә оештырылды! - ди форумда катнашкан Айгөл Шәйхәйдәрова. – Без чараны оештыручыларга чакырганнары өчен бик рәхмәтле. 

Без 28 сентябрьдә Антоновкада «Татарстанның нык гаиләләре аллеясы»н утырту тәкъдиме белән чыктык. Һәм барлык районнарга да безнең идеяне хупларга һәм мондый акцияне үзләрендә уздырырга тәкъдим иттеләр. Бу инициатива гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдереләчәк. Форсаттан файдаланып, оештыручыларны әлеге акциядә катнашырга чакырдык!  
Иҗтимагый палатаның күп кенә вәкилләре бу тәкъдимгә уңай җавап бирде, шулай итеп, сентябрьдә Антоновкада кеше күп булачак.

Безгә төрле өлкәләрдә зур волонтерлык эше алып баручы искиткеч кешеләр белән аралашу кызыклы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев