Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Анна Әкбәрова: «Яраткан эш зур омтылыш һәм көч бирә»

ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов район баш ветеринария табибы вазыйфасына Анна Әкбәрованы билгеләде.

Район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә алар коллективка яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр һәм аны билгеләнүе белән котладылар, уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәт теләделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсендә билгеләп үтелгәнчә: “Әкбәрова Анна Александровна югары һөнәри осталыкка ия, үз алдына куелган бурычларны төгәл үти, аның зур хезмәт тәҗрибәсе бар».

Анна Александровнаны районда яхшы беләләр, йорт хайванын савыктырырга кирәк булганда, күпләр аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, ә ул булышу өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли.

Без район газетасы битләрендә Анна Әкбәрова, аның һөнәргә илткән юллары һәм башкарган эшләре турында тулырак сөйләргә булдык.

Анна Александровна тумышы белән безнең районнан. 1990 елның 25 маенда Кирельский авылында туган. Әти-әнисе Людмила Яковлевна һәм Александр Николаевич авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Әнисе – хисапчы, әтисе –  механизатор. Авылдагы күпләр кебек үк, һәрчак терлек-туар: сыерлар, сарыклар, дуңгызлар асраганнар, һәм Анна балачактан ук шәхси хуҗалыкта аларны карауда ярдәм иткән. Өстәвенә, балачагында өйгә әле песи баласы, әле эт баласы, әле кошчык алып кайта торган булган, җитмәсә, алар ярдәмгә дә мохтаҗ булсалар, кыз мондый хайваннар яныннан тыныч кына үтеп китә алмаган. 

«Әти балыкка еш йөри иде, мине кечкенәдән үк, җәен дә, кышын да гел үзе белән ала иде. Кайвакыт урманга бара идек, ул миңа анда нинди хайваннар һәм кошлар яшәвен күрсәтә иде. Болар барысы да, мөгаен, һөнәргә кызыксыну уяткандыр да», - дип искә ала Анна Александровна.

Кирельский мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлагач, ул инде, һич икеләнмичә документларын тапшырып, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария факультетына укырга керә.

Һәм беренче курста ук Анна үзенең дөрес юл сайлавын аңлый. Уку җиңел бирелә, аңа барысы да бик ошый. «Шул вакытта ук мин үземне ветеринария эшенә багышлаячагымны төгәл аңлдым. Без клиникаларга йөрдек, анда кабул итүне алып барырга ярдәм иттек, вивариядәге хайваннарны карадык. Һәм бер уңайдан диплом эшенең гамәли өлеше белән шөгыльләндек, барысын да шатланып башкардым. Югары уку йортын 2013 елда бик яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Шулай итеп, мин ветеринар булдым, нәселебездә мал табиблары юк иде, мин – беренчесе. Әле дә төркемдәшләребез һәм курсташларыбыз белән очрашабыз һәм дөрес юл сайлаганыбызны аңлыйбыз, уку мизгелләренә бәйле уртак күңелле хатирәләребез күп». 

Ветеринария академиясен тәмамлаганнан соң, 2013 елның августында ул туган районына кайта һәм «Кама Тамагы» АХПсына ветеринария табибы булып эшкә урнаша. 2017 елда «Идел» ҖЧҖда һәм бераз соңрак «Нармонка» агрофирмасы» ҖЧҖда баш ветеринария табибы итеп билгеләнә.

2018 елның апрелендә Анна Әкбәрова Кама Тамагы район дәүләт ветеринария берләшмәсенә баш эпизоотолог вазыйфасына күчә. Моның белән ул үзенең белемнәрен тагын да тулыландыра, ветеринария тәҗрибәсендә яңа алымнар һәм күнекмәләр куллана башлый.

«Нәкъ менә шул вакыттан башлап, мин зур булмаган йорт хайваннарын дәвалау белән тирәнтен шөгыльләнә башладым. 2021 елдан башлап эпизоотиягә каршы эш буенча җитәкче урынбасары итеп билгеләндем. Эш бик катлаулы дип әйтмим, әмма игътибар һәм чыдамлык таләп итә. Хайванның кайчан авырып китәчәген беркайчан да белмисең бит. Кайчак авыруының төгәл сәбәбен билгеләве дә бик кыен: кеше кай җире авыртканын әйтә ала, ә хайван – юк. Ләкин теләсә кайсы эштә, әгәр бу синеке икән, үз эшеңне яратасың. Бу шундый көч бирә – алны-ялны белмичә эшләргә әзер буласың, бигрәк тә ярдәм итә алсаң, каршыңда сәламәт һәм бәхетле хайванны күреп, хуҗасыннан рәхмәт сүзләре дә ишетсәң. Бу бик зур омтылыш бирә!» - дип уртаклашты әңгәмәбез ахырында Анна Александровна, һөнәренең уңай яклары турындагы сорауга җавап биреп.

Бәлки, ул безнең район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен үрнәк булыр, чөнки ветеринар хезмәтенә ихтыяҗ һәрвакыт зур, әгәр кеше хайваннарны ярата икән, ул гомер буе яраткан эше белән шөгыльләнә алачак.

Без исә Анна Александровнаны яңа вазыйфасы белән котлыйбыз, җаваплы һәм катлаулы хезмәтендә уңышлы һөнәри эшчәнлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев