ҖӘМГЫЯТЬ ДЕВИЗЫ: Без бергә күбрәк булдыра алабыз!
6 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы янә кунаклар кабул итте.
Уңайлы һәм якты спорт залына район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары җыелды, алар өчен спорт-сәламәтләндерү комплексы ишекләре һәрвакыт ачык.
Спорт эшләре бүлеге һәм «Акчарлак» хезмәткәрләре тарафыннан ел саен уздырыла торган чарада бергә катнашу өчен бик теләп җыелдылар.
Өстәл уеннары һәм ГТО нормалары
Кама Тамагы районының спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов кунакларны җылы сәламләде, алар арасында районның атаклы параспортчылары – чемпионнар Динар Мифтахов һәм инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе Светлана Никаншина да бар иде. Мөмкинлекләре чикләнсә дә, рух көче чиксез булган кешеләр өчен спорт бәйрәме әнә шулай башланып китте.
Мордва Каратаеннан Юрий Лазарев, Куйбышев Затоныннан Александр Зубарев, Анна Злобина, Василина Петрунина, Юлия Буренкова, Виталий Зюрнин һәм Юлия Рыжова, Кама Тамагыннан Наталья Капралова, Равил Нәҗмиев, Наталия Сердунь, Александр Комаров һәм Раил Гарифуллин өстәл уеннарына керештеләр. Адаптив уеннар: новус, шаффлборд, джаколло, кульбутто, корнхол. Әлеге уеннар моннан биш ел элек инвалидлар җәмгыятенең район бүлекчәсендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Президент гранты ярдәмендә барлыкка килде, һәм хәзер район бүлекчәсе әгъзалары җирле, районара һәм республика ярышларына әзерләнә алалар.
Параспартакиадада катнашучылар ГТО нормаларын да читләтеп үтмәделәр: алга бөгелделәр, гәүдәләрен күтәрделәр, озынлыкка сикерделәр. Шул рәвешле, алар физик яктан сәламәт, әмма пассив тормыш рәвеше белән яшәүче кешеләр өчен, һичшиксез, үрнәк кенә була ала.
Көчле рухлы кешеләр күңел ачарга ярата
Соңыннан чарада катнашучылар өчен Розалия Мирзакантова җитәкчелегендәге «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре күңелле бәйрәм оештырды.
Алып баручылар Любовь Бариева һәм Светлана Хөснетдинова, кунаклар өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгән иде, алар барлык җыелганнарны «Сорау - җавап» шаян конкурсында катнашырга чакырдылар, бу конкурс шунда ук бөтен кешенең кәефен күтәрде, алга таба кунаклар төрле кызык уеннарда катнаштылар. Мәсәлән, күзне бәйләгән килеш икенче кешенең аяк киеме шнурларын бәйләргә, аяк киемен уңын сулга киеп биергә кирәк булды. Әлеге кызыклы уеннарда конкурсантлар да, тамашачылар да чын күңелдән күңел ачтылар.
Кунаклар, шаян табыш- макларның җавапларын тапканнан соң, күзләрен бәйләп, эчемлекләр эчәргә һәм сок яки тозлы су, сөт яки су икәнен белергә тиеш булдылар, конкурс дегустаторларда уңай хис-кичерешләр һәм тамашачыларда елмаю гына уятты. Тагын бер кызыклы конкурс бар иде, анда катнашучыларга үзләренең артистлык сәләтен һәм уйлап табучанлыкларын күрсәтергә кирәк булды: алар ым һәм ишарәләр ярдәмендә тамашачыларга төрле предметларны һәм һөнәрләрне аңлаттылар.
Бергә булганда, мөмкин- лекләребез чиксез
Күңел ачу программасы «Белоснежка и семь гномов» әкияте белән тәмамланды. Әкияти баш киемнәрен киеп, һәр катнашучы сценарий нигезендә үз образынбулдырган, ә Наталья Капралова башкаруындагы Белоснежка образын барысы да җылы кабул итте.
– Безнең өчен шундый матур бәйрәм оештырган һәркемгә зур рәхмәт, - диде Светлана Никаншина. - Бергә булганда күп нәрсәгә сәләтле булуыбызга һәм мөмкинлекләребез чиксез булуына кат-кат инанабыз.…
Һәм, әлбәттә, чараны оештыручылар үзләренең кунакларын бүләксез калдырмадылар, аларның һәркайсы спорт комплексында калачак стендка үзенең изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен язды һәм иң мөһиме – ышаныч, өмет һәм мәхәббәт турында матур рәсемнәр ясады...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев