Алтын туй: илле ел бергә
Чабыр җыенында мәйданга быел туйларының алтын юбилеен билгеләп үтәчәк Билаловлар гаиләсе чакырылды.
Алар икесе дә гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Гыйльфан әфәнде озак еллар механизатор, аннары куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып хезмәт куйган, соңгы эш урыны газ хезмәте булган.
– Ә мин кырык ел «Тукай» колхозы бухгалтериясендә гел бер үк кабинетта эшләдем, - диде Наҗия Билалова. - Үзем Бәкинеке, ирем Келәнчедән. Авыл хуҗалыгында Билаловларның тулы бер династиясе эшләде – иремнең абыйлары һәм туганнан-туган энеләре һәрвакыт яхшы исәптә булдылар. Безнең өч балабыз бар, барысы да офицерлар: улыбыз – Эчке эшләр министрлыгы полковнигы, кызларыбыз –Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы лейтенантлары. Балаларыбыз биш онык бүләк итте, җәй көне алар бездә еш кунак була.
Чабыр җыены – Бәки авылы бәйрәме, ул Болгаер белән Келәнче арасындагы тигез мәйданда уза торган булган, әнием миңа бу урынны күрсәткән иде. Аннан ерак түгел бик мул сулы чишмә бар. Чишмә янында элек зур таш торган. Аның янында юлчылар туктап, намаз укыган, инешкә акча салган. Чабыр өч көн уҗым һәм сабан культураларын урып-җыю арасында уза иде. Кешеләр ял итү, аралашу максаты белән җыелган. Апастан карусель алып килгәннәр. Мин әнидән исән чагында сораша идем, ә ул авылның гореф-гадәтләре турында бик теләп сөйли иде.
Безнең өчен икенче зур вакыйга Бәки базары булды, анда кешеләр җыела, кайберләре төрле авыллардан җәяү киләләр иде. Иртә таңнан ук авылга сатып алучылар һәм сәүдәгәрләр җыела. Бәки авылында рус гаиләләре күп иде, без барыбыз да тату һәм күңелле яшәдек.
Келәнчедә әнә шундый бәйрәм узды, ул елдан-ел ныгый бара. Яшьлек елларын бик теләп искә алучы өлкәннәргә дә, авылда ял итеп, бәйрәмдә дуслар табучы балаларга да ошый ул. Иң мөһиме, авылның традицияләре яшь буын хәтерендә яшәсен, киләчәктә алар бу гореф-гадәтләрне балаларына тапшырсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев