Алма Спасы кунакларны ихлас каршы алды
Красновидовода узган Алма спасы әдәби-фольклор бәйрәме Идел буеннан алып Венец кыясына кадәр сузылган иде.
Ел саен «Алма спасы» фестивале программасына ниндидер яңалык кертелә, бу даими катнашучыларны һәм беренче тапкыр килүчеләрне бәйрәмгә җәлеп итә.
Фестивальдә катнашучылар кунакларны музей янында каршы алу өчен яңа «Горький» 3D-инсталляциясен актив куллана. Быел дәртле җырлары белән кунакларны каршыларга «Казанские кумушки» һәм «Оберег» ансамбле чыкты.
Әгәр узган ел музей буйлап имерсив экскурсиядә кунаклар алдында «Горький үзе» (аны Горький-Шаляпин музее хезмәткәре Александр Белов) чыгыш ясаган булса, быел исә Идел ярыннан, кайчандыр язучы йөргән җирләрдән Казан театр училищесы студентлары башкаруында аның “Челкаш” хикәясе геройлары узды. Яшьләр бу күренешне берничә тапкыр күрсәтте, чөнки геройларны сәхнәдә түгел, ә табигый шартларда күрергә теләүчеләр бик күп иде.
Милли музей хезмәткәрләре, «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте әгъзалары, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм районның иҗади кешеләре уздырган мастер-классларга кызыксынучан кунаклар җыелды. Биредә чигәргә, киндердән капчык тегәргә, эшкәртелгән кәгазьдән открытка ясарга, керамик алманы буярга һәм башка бик күп нәрсәләр өйрәнергә мөмкин иде. Ә бу вакытта Лариса Фролова һәм Елена Гобәйдуллина кайнатма кайнатты.
Кунакларның күбесе бәйрәм турында социаль челтәрләр аша белгән. Кемдер үз автомобилендә, кемдер автобуста килгән, кайберләренең килүе инде беренче тапкыр гына түгел. «Сезнең монда уңай атмосфера, килүебезгә шатбыз», - диде алар.
Музей бакчасында чәй эчү гадәте ел саен кунакларны табын артына җыя. Яңа гына әзерләнгән кайнатма һәм бәлеш белән чәй эчүдән берәү дә баш тартмады.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бәйрәмне югары бәяләде һәм хәтта үзе дә гармунда татар көйләре уйнады.
Бәйрәм уза торган тагын бер яңа урын – авыл мәдәният йорты, биредә Гаилә елына багышланган «Гаилә истәлеге» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Хуҗалар һәм алып баручы күргәзмәгә куелган һәр предмет турында кызыклы истәлекләр сөйләде.
Ә Венец кыясында районыбызның кул эшләре осталары җыелган иде. Авыл җирлекләре хезмәткәрләре теләгән барлык кешене балык шулпасы, пылау, кабартма һәм чәй белән сыйлады. Авыл халкы бәйрәм кунакларына сувенирлар, кулдан ясалган эшләнмәләр, өйдә әзерләнгән сый-нигъмәтләр тәкъдим итте.
Бәйрәм авыл һәм шәһәр халкын гына түгел, республиканың барлык милләтләрен берләштерә
Шимбә көнне Красновидовога республикабызның барлык почмакларыннан күп санлы кунаклар килде. Ә төп сәхнә янында тамашачылар саламнан ясалган җайлы һәм йомшак эскәмияләргә урнашты. Фестивальгә килгән фольклор коллективларының ачык костюмнары күзләрне иркәләде, ә Идел киңлекләре һәм кәрзиннәргә тутырылган алмалар бәйрәм кәефе уятты.
Музей-фольклор бәйрәменең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Республикасы Рәисе Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге рәисе Александр атакай район башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә бу бәйрәм көнендә Красновидовода җыелганнарны сәламләделәр һәм Алма спасының авыл һәм шәһәр халкын гына түгел, республикабызда яшәүче барлык милләтләрне дә берләштерүен билгеләп үттеләр.
Буыннар алмашы сөендерә
Башкаручылар Татарстанның төрле почмакларыннан килгән иде. Мәсәлән, Лаеш районының Никольское авылыннан «Каравон» халык фольклор коллективы 1988 елдан бирле эшли һәм моннан йөз ел элек башкарылган җырларны җырлый.
– Безнең иҗат коллективы, әби-бабаларыбыз җырлаган, элек-электән буыннан-буынга күчеп килгән җырларны башкарып, традицияләрне саклый, - диде «Каравон» җитәкчесе Ирина Комиссарова. - Бүген сәхнәгә әбиләребез җырлаган «Пролегала дорожка» дигән фольклор җыры белән чыгабыз...
Ирина Анатольевна 1988 елгы ансамбльнең беренче «алтын» составыннан Тося апа – Антонина Степановна Тимонина гына калуы, олы яшьтә булуы сәбәпле, Красновидовога килә алмавы, әмма әле дә сәхнәдә чыгыш ясавы, туган ягының җыр традицияләренә тугры булуы турында әйтте. Хәзер халык коллективында 18 кеше исәпләнә, шунысы мөһим: ансамбльгә иҗат белән шөгыльләнергә 20 дән артык бала йөри, алар бирегә балалар бакчасына йөргән чактан ук килә. Менә килә. Әнә шундый буыннар алмашы, бу бик сөендерә…
Күңелең яшь икән – бие
Казанның Халыклар дуслыгы йорты каршында оештырылган Рима Сәйфетдинова җитәкчелегендәге «Фантазия» бию коллективы үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе һәм харизмасы белән тамашачыларны таң калдырды. Әлеге биючеләр ансамбленә карап, анда катнашучыларның барысына да 55 яшьтән артык, ә аларның берсенә (сигез кешедән торган коллективта – дүрт ир-ат) инде 85 яшь булуына ышанып та булмый хәтта.
– Безнең коллективтагыларны бию, тамашачыларга шатлык бүләк итү теләге һәм тормыш дәрте берләштерә, - диде ансамбль әгъзасы Нина Янгирова. - Без биибез һәм үзебезгә кушылырга чакырабыз…
Әнә шулай итеп, «Фантазия» – иҗатта яшькә чикләр булмавына менә дигән мисал.
Халык мәдә- ниятенә мәхәббәт кунакларны җәлеп итә
Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсеннән килгән ансамбльнең исеме дә креатив: «Леди Ок» дип атала – Октябрьскийдан килгән гүзәл затларның барысы да шәп. Ә Столбище авылыннан «Пой, душа» ансамбле әгъзалары концерт программасын башлап, сәхнә алдында биергә керештеләр.
Бу көнне Лаеш районыннан «Русская душа», Кайбыч районыннан «Радуга», Биектау районыннан «Иволга» һәм «Талина» халык ансамбльләре, Биектау авылыннан Олег Степанов һәм Юлия Мифтахова, Буадан «Родник» ветераннар хоры, Лаештан «Веретенце» фольклор гаилә ансамбле, Югары Ослан районыннан “Патрикеевские молодцы” дуэты, Кайбыч районы Ульянково авылыннан “Рябинушка”, Тәтештән “Чаровница”, Буадан «Рябинушка» һәм Лаештан “Родные напевы” ансамбльләре, Тәтештән Гөлнара Габделханова һәм Евгения Старшинина, Васильеводан Анна Шмарина, Апас районы фольклор коллективлары килгән иде... Әлеге талантлы артистларны безнең якларга халык җырына мәхәббәт алып килгән, аларның яңгыравыклы тавышлары, бию көйләре, бу көнне бәйрәмгә килгән һәркемнең күңелен күтәреп, Идел киңлекләренә таралды.
Гүзәл җирдә талантлы кешеләр яши
Әлбәттә инде, районыбыз коллективлары да Красновидово сәхнәсендә чыгыш ясарга бик яхшы әзерләнгән иде. Куйбышев Затоныннан Наталья Никифорова җитәкчелегендәге «Вообрази» һәм «Мгновение» театр студиясе артистлары, Антоновка авылы иҗат коллективларының чыгышлары концертны матур һәм үзенчәлекле итеп башлап җибәрде, ә Кама Тамагы балалар музыка мәктәбенең Олеся Шулаева җитәкчелегендәге «Ложкари-задоринки» ансамбле тамашачыларны бәйрәмгә рухландырды. Рус Бортасыннан Мария Желтухина такмакларны шундый дәртле итеп әйтте ки, тамашачылар бер урында гына утырып тора алмыйча, биергә тотындылар.
Галина Кудалова, Екатерина Ильина, Татьяна Сороковнина, Галина Макарова, Надежда Петрова һәм Зинаида Идиятуллина катнашындагы «Вересень» халык хоры Александр Захаров аккомпанементы астында аның «Алма спасы» җырын башкарды. Коллектив инде күп еллар дәвамында үз тамашачыларын күпкырлы талантлары белән сөендерә: күргәнебезчә, алар арасында бер дигән җырчылар гына түгел, автор-башкаручы да бар, өстәвенә, бәйрәмдә катнашучыларның берсе – Галина Макарова «Алмадан әзерләнгән тәм-том» аш-су конкурсында призер булды.
Бөтен республикадан килгән талантлы башкаручыларның матур чыгышларына йомгак ясап, фестиваль программасын бәйрәм хуҗалары – Красновидовоның «Оберег» ансамбле тәмамлады. Алар сәхнәгә яңа матур костюмнардан чыктылар, концертны алып барган мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева Красновидово авыл мәдәният йортының «ТР авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениесе» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булуы һәм тавыш яздыру аппаратурасы белән бүләкләнүе турында хәбәр итте, красновидоволыларның уңышларына сөенгән тамашачылар аларны алкышларга күмде.
Алмадан әзерләнгән татлы ризыкларга бәйле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, сәхнәгә кунаклар – «Ворожея» рус җыр театры һәм «Инеш» ансамбле чыкты. Красновидово дигән матур исемле авылда ел саен бергә җыелучылар булганда, җыр, бию, яхшы кәеф һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәттән оешкан бәйрәм бетмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев