Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә Захарова: “Хәрби операция зонасына һәрвакыт чәкчәк илтәбез”

Кама Тамагында туып үскән сугышчының хатыны Россия солдатлары өчен гуманитар йөк төялгән машиналарны 12 тапкыр озата барган.

Мәктәп каршында оештырылган волонтерлык үзәге патриотларны бердәм теләк – Ватан чикләрен саклаучыларга ярдәм итү теләге белән берләштергән.

– Балаларым Казанның 101 нче мәктәбендә укый, аның директоры Татьяна Петровна балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур басым ясый, - ди Алинә. - Патриотик акцияләрдән һәм чаралардан тыш, мәктәп каршында волонтерлык пункты ачылды. Күп кенә актив ата-аналар волонтерлар төркеменә керде. Башта без хәрбиләр өчен төзелеш кораллары, җиһазлар, генераторлар, автомобильләр сатып алу өчен акча җыйдык. Беренче машинаны җиһазландыру өчен 2,5 миллион җыйган идек, әмма ул хәрби частькә барып җитмәгән. Шуннан соң солдатлар өчен йөкне үзебез озата барырга булдык. Без – волонтерлары үзләре фронтка барган Казандагы бердәнбер мәктәп.

Алинәнең ире – якташыбыз Александр Фомуляев хәзерге вакытта «Тимер» батальоны составында фронтның авыр участокларының берсендә – Авдеевкадан ерак түгел хезмәт итә.
«Без аның өчен дога кылабыз, балалар белән аның җиңеп кайтуын көтәбез һәм солдатларыбызга хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез, - ди Алинә.

2023 елның сентябреннән Алинә үзәктә эшли. 101 нче волонтерлар отряды составында ул хәрби хәрәкәтләр зонасында 12 тапкыр булган, фронтның иң куркыныч һәм авыр участокларындагы сугышларда катнашучы солдатлар өчен кирәкле барлык әйберләр тутырылган машиналарны озата барган. Аны инде таныйлар, беләләр һәм көтеп алалар. Посылкаларны ул Донецк, Луганск, Херсон, Запорожье өлкәләренә илтә.

Быел апрель аенда Херсонга бер сәфәре вакытында Алинәгә «Россия волонтеры» медале тапшырылган.

– Хәзер фронтта иң мөһиме – заманча җайланмалар, - ди Алинә. - Без дроннар сатып алу өчен акча җыябыз, хәзерге армиядә алар ике кул кебек кирәк. Дроннар дошман тарафыннан бәреп төшерелә, кайсылары ватыла, нәтиҗәдә алар җитми. Ватандашларыма шуны әйтәсем килә: аларга анда авыр һәм сезнең һәр посылкагыз, теләсә нинди ярдәмегез аларга көч бирә. Маскировка челтәрләре үрегез, ул фронттагы солдатларга зур ярдәм, алар маскировкалар белән коралларын каплыйлар, үзләре дә яшеренәләр, шул рәвешле бомбадан сакланалар. Төрле хәйрия фондлары безгә бик ярдәм итә. Чистай, Алабуга берләшмәләре, Нармонка, Столбище волонтерлары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Гуманитар йөк илткәндә, чәкчәк пешермичә калмыйбыз. Аны татарстанлылар гына түгел, баллы һәм тәмле булганы, кулларыбыз һәм күңел җылысы белән әзерләнгәне өчен барысы да ярата.
Александрның бабасы – Александр Спиридонович Логинов 1942 елның маенда 19 яшендә фронтка чакырылган. Сугышта телефончы булып хезмәт итә башлаган, сугыш ахырына Севастополь дивизиясенең 33 нче гвардия укчы дивизиясе 88 нче гвардия укчы полкының элемтә бүлекчәсе командиры була. Сугыштагы батырлыгы өчен ул хәрби бүләкләр: II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, өч «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Бүләкләренең бер өлешен Александр Спиридонович районның туган якны өйрәнү музеена тапшырган. 

Аның оныкчыгы – хәрби хезмәткәр, контрактчы Эдуард Гарифуллин 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында туган ил чикләрен саклый. 2023 елның көзендә аңа Александр Фомуляев, бераз соңрак тагын бер оныкчыгы Игорь Сергеев кушылган.

Кызганыч, бу гаилә белән якыннанрак танышу сәбәбе фаҗигале булды. Узган атнада алар Александр Спиридоновичның оныгы Светлананың улы Игорь Сергеев белән хушлаштылар. Ул хәрби операциягә быел февраль аенда контракт буенча китте, аңа нибары 33 яшь иде. Аның белән хушлашырга Фомуляевларның зур һәм тату гаиләсе җыелды. Алар Светланага ярдәм итәләр, Игорьның үз гаиләсе юк иде. Светланага шулай ук кече улы Эдуард ярдәм итә. 

Матәм митингы алдыннан мин Александрның хатыны Алинә белән таныштым, ул ире хәрби операция зонасына киткәнче үк волонтерлык эше белән шөгыльләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаилә Бөек Ватан сугышы герое булган бабаларының истәлегенә тугры калды һәм һәлак булган сугышчы белән шартын туры китереп хушлашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев