«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә түләүне 360 мең сум итү турында указ чыкты
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган түләүне 360 мең сумга кадәр арттыру турындагы указны имзалады.
Моңа кадәр хәрби хезмәткәрләргә 260 мең сум түләнә иде.
Искәртик, хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев