Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлегә эшләр туктатылды

Бер атна элек районда РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин булды.

Ул шул исәптән Южная Околицадагы бер йорт хуҗасы белән аралашты, ул кеше аннан ярдәм итүен үтенде. Шушы көннәрдә депутат ярдәмчесе редакциягә депутатның җавабын җибәрде.

«Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына мөрәҗәгатемнән соң, законсыз җир эшләре нәтиҗәсендә Идел ярының ишелү факты ачыкланды. Барысы да популяр «Камский трофей» кунакханә комплексы белән янәшә урнашкан участок хуҗасының мөрәҗәгатеннән башланды. Ул кеше сүзләренчә, кунакханә комплексы үткәргән эшләр туфракны юып төшерә һәм нәтиҗәдә бу аның участогында җир ишелү процессына китергән. Мин Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына мөрәҗәгать иттем һәм төбәк атналыгы кысаларында Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов белән бергә бу урынга чыктым. Тау битләвенең ишелүенә китергән җир эшләренең үткәрелү факты расланды. Шулай ук башка хокук бозулар теркәлде, алар буенча Экология министрлыгы материалларны Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырды. Уяулыгы өчен халыкка рәхмәт! Мәсьәләне контрольдә тотам”.

Без дә популяр кунакханә комплексы күршесе белән сөйләштек.  Ул элек тау битләвендә агачлар үсүе турында әйтте, алар үзләренең тамырлары белән җир өслеген явым-төшем белән юылудан саклаган. 

Бүгенге көндә аның участогы артында 3-4 метр җир калган, аннан соң ишелгән урын килә. Йорт хуҗасы, яр ишелмәсен өчен, биредә үсүче Америка өрәңгеләрен саклап тота. Ул шулай ук 16 августта әлеге мәсьәлә буенча чираттагы суд утырышы булачагы турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев