Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Әле кичә генә толымнарыбызны кызганган идек...»

Олы Кариле авылында туып-үскән кыз үз теләге белән фронтка китеп, бөтен сугыш чорын госпитальдә үткәргән.

Мәсрүрә Вәлиева 1924 елның декабрендә Олы Кариле авылында туган.

1941 елның сентябрендә 17 яше дә тулмаган кыз Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай запастагы шәфкать туташлары курсларына языла. Аларны уңышлы тәмамлый һәм аңа сугыш вакытында хәрби-дәвалау учреждениеләрендә эшләү хокукы булган запастагы шәфкать туташы исеме бирелә. 

Ләкин Мәсрүрә моның белән генә тукталып калмый, ул үзен сугышка җибәрүләрен үтенеп гариза яза һәм Дәүләки авылындагы запастагы батальонга җибәрелә.

«Ашау начар булды, чөнки барлык азык-төлек фронтка җибәрелде, - дип искә ала Мәсрүрә Зиннәт кызы. – Сирәк-мирәк кенә якыннарыбыз ризыклар алып килә иде. Хәтерлим, әни миңа сохари биреп җибәргән иде, ул минем өчен иң тәмле ризык булды».

Әзерләнүләрдән соң бер төркем шәфкать туташлары Коростень шәһәренә күчерелә. Шәһәр тулысынча диярлек җимерелгән, биналар урынына хәрабәләр генә калган, урамнарда меңләгән һәлак булган солдат гәүдәсе ята. Шәфкать туташларын җимерелми калган бер торак йортка урнаштыралар һәм толымнарын кисәргә кушалар. Никадәр генә кызганыч булса да, чәчләрне кисәргә туры килә, чөнки бу санитария-гигиена таләпләрен үтәү өчен кирәк була.

«Төнлә без бик якында гына яңгыраган көчле шартлау тавышына уяндык. Урамга чыккач, күк йөзе фашист бомбардировщикларыннан кап-кара булган, самолетлар баш очында гына очып йөри, сиреналар улавыннан берара колак ишетмичә торды, боз яугандай кыйпылчыклар ява. Болар барысы да коточкыч төшкә охшаган иде. Ә кичә генә әле без сугыштан курыкмадык, гомерне, якын кешеләрне югалтуның куркыныч икәнлеге турында уйланмадык, кичә без толымнарыбызны кызгандык».

Сугыш хәрәкәтләрен Мәсрүрә Вәлиева Демблинда 1945 елның маенда, ПВО Көнбатыш өченче дивизиясенең 1952 нче дивизиясендә рядовой шәфкать туташы вазифасында тәмамлый. Көнбатыш, 1 нче Белоруссия һәм 2 нче Украина фронтларында хезмәт итә. Бәхеткә, яраланырга туры килми. 1945 елның 28 июнендә демобилизацияләнә.

«Абыем Вәлиев Хәбибулла Зиннәт улы сугышта югалды. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, ул авыл мәктәбендә укытучы булып эшләде. Сугышка 1942 елның мартында алынды, ул вакытта аңа нибары 23 яшь иде. Мәскәүдә офицерлар курслары үтте һәм Украина фронтына җибәрелде. Абыебыздан килгән соңгы хатта «тиздән сугышка» дигән сүзләр бар иде, ә калган сүзләрне укып булмады, чөнки ул замандагы катгый цензура сәбәпле, алар сызып ташланган иде. Кызганыч, аның турында башка берни дә билгеле түгел, 1942 елда ул хәбәрсез югалды».

Үзенең сугышчан юлы өчен Мәсрүрә Зиннәт кызына 1 нче Белоруссия фронты командованиесенең Рәхмәт хаты тапшырылган. 1945 елның маенда «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. Медальне аңа 1945 елның августында Кама Тамагы район хәрби комиссариатында тапшырганнар. 1996 елның 19 февралендә Мәсрүрә Зиннәт кызына Жуков медале, ә 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев