Алдынгы инвестор басуларында
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан авыл хезмәтчәннәре эшләренә якынча нәтиҗәләр ясый. Урып-җыю дәвам итә, әле бар уңыш та урнаштырылмаган, шуңа күрә авыл хуҗалыгы елына йомгак бераз соңрак ясалачак.
Безнең районда ике зур авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 25 КФХ эшли, шуларның 20 дән артыгы үсемлекчелек белән шөгыльләнә, чөнки терлекчеләр дә терлек азыгы үстерә.
«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖга райондагы барлык авыл хуҗалыгы мәйданнарының 70 проценттан артык өлеше туры килә. Биредә нигездә өч культурага – сөрүсез игү системасына керә торган бодай, рапс һәм көнбагышка өстенлек бирелә. Күптән түгел предприятие кырларында борчак, җитен һәм соя үстерелә башлаган, бу культуралар ике районда 6000 гектарга якын мәйданны били.
– Һава шартлары аркасында авыл хуҗалыгы эшләре графигының бер айга диярлек тайпылуына карамастан, елны уңышлы дип әйтергә була,- ди «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Александр Карасев. - Сабан бодае – гектардан 40 центнер, уҗым бодае – 31 центнер, рапс – 19 центнер, җитен – 13 центнер, борчак – 21 центнер, соя 17 центнер уңыш бирде. Борчак июль аенда ук экспортка җибәрелде, бодайны без “Свияжскзернопродукт”ка тапшырабыз, анда елга йөк транспортына төяүнең куәтле системасы урнаштырылган.
Ашлык шулай ук экспортка китә. Бөтен рапсны килешү буенча КЖКга китерәбез, алдан аны тиешле кондициягә җиткерәбез. Безнең кырларда җыелган культураның майлылыгы 48 процент тәшкил итә.
Узган атнада көнбагышны урып-җыюга керештек. 8 октябрьгә 2000 гектардан уңыш җыеп алынды. Әгәр бер атна мондый һава торышы булса, без аны тулысынча җыеп алырга да өлгерәчәкбез. Урып-җыю белән беррәттән кырларны һәм уҗымнарны көзге эшкәртү дә дәвам итә.
Бүген авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшчеләрнең һәм белгечләрнең нык төп составы формалашкан. Әмма җәйге чорда сезонлы эшчеләргә ихтыяҗ барлыкка килә. Олы Салтыкта ашлык киптерү комплексы тулы булса, Мәйданда эшче куллар җитми.
– Безнең бөтен коллектив нәтиҗәгә омтыла, - ди Александр Владимирович. - Шуңа күрә һөнәри бәйрәм алдыннан кемнедер аерып күрсәтмим. Барысы да булдыра, бөтенесе дә максималь көч куеп эшли. Һәркайсына да нык сәламәтлек һәм иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев