Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алда безне мөһим вакыйгалар көтә

Кама Тамагында муниципаль район Советының хисап сессиясе булды, анда узган елгы эшләр буенча нәтиҗәләр ясалды.

Аның эшендә ТР Премьер-министры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров катнашты.

Утырыш алдыннан Олег Коробченко мәктәпләр һәм район эшмәкәрләре әзерләгән күргәзмә белән танышты. Гаилә елының тәмамлануын Антоновкадан иң титуллы гаилә – Шәйхәйдәровлар символлаштырды. Утырыш көнендә аларның олы кызларына 14 яшь тулды, бу көнне ул үзенең зур илнең гражданины булуы турындагы беренче документын алды.
Мәктәп укучылары, территориаль-иҗтимагый үзидарәләр һәм «Кама таңнары» АНО районның Ватанны саклаучылар елын ничек каршы алуы турында сөйләделәр – күргәзмәләр, иҗади эшләр һәм гуманитар ярдәм үрнәкләре район халкының бердәмлеген күрсәтте.

Министрның игътибарын аеруча эшмәкәрләр стендлары җәлеп итте.

«Аксолит» коры катнашмалар җитештерү заводы, «Камамбер» сыр заводы, «Крафт кафесы»на һәм башка бик күпләргә үз бизнесларын киңәйтү буенча киңәшләр бирелде.
Район башлыгы Наил Вазыйхов депутатлар һәм чакырылган кунаклар алдында хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул 2024 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде.

Районда юлларны, социаль объектларны ремонтлау һәм төзү актив алып барыла. Халык «Үзара салым» программасында елдан-ел актив катнаша –  үз поселокларын һәм авылларын төзекләндерә. Торган саен күбрәк торак пунктлар тотрыклы мобиль элемтәгә тоташа. Районның нигезе – сәнәгать предприятиеләре: “Аксолит” заводы, Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы, «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ, «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ, тулай подукциянең төп күләме алар өлешенә туры килә. Моннан тыш, предприятиеләр районга зур социаль ярдәм күрсәтә.

Шулай ук эшмәкәрләрнең район үсешенә, бигрәк тә туризмны, сәүдә челтәрен, хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерүгә керткән өлешләре турында сүз барды.

«Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ финанс директоры Ленар Булатов предприятиенең эш йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында сөйләде.

Предприятие гипс ташын чыгару һәм сату темпларын 2023 ел дәрәҗәсендә саклап калган. Район бюджетына салымнар һәм мәҗбүри түләүләр рәвешендә 17 миллион сумнан артык акча күчерелгән, предприятие буенча уртача хезмәт хакы 80 мең сумнан артыкны тәшкил итә. Әмма торак төзелеше темплары кимү сәбәпле, агымдагы елга планнар кимегән.

Хисап сессиясе эшендә чакырылган кунаклар сыйфатында махсус операциядән ялга кайткан сугышчылар –  Шәпкәдән Илшат Яруллин һәм Сөйкидән Владимир Рожков катнашты.

Яңа Сала авыл җирлеге эше турында җирлек башлыгы Исфан Шиһабиев сөйләде.

«М-12 трассасы участогы буенча мин сезгә бер сәгатьтән аз гына күбрәк вакыт эчендә килеп җиттем, - дип башлады үзенең чыгышын Олег Коробченко. - Бу республикабызның үсеш темплары турында сөйли. Күргәзмәгезне карадым, шулай ук махсус операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәткәннәре өчен район халкына рәхмәтемне белдерәсем килә. Маскировка челтәренең һәр тасмасына, һәр коры ризык төргәгенә сезнең күңел җылыгыз салынган. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт, без бары тик берләшеп кенә дошманны җиңә алачакбыз.

2024 елда бик күп әһәмиятле чаралар узды. Шуларның берсе – БРИКС форумы, БРИКС уеннары, анда бик күп кеше катнашты. Татарстанга зур ышаныч белдерелде. Бу безнең имин һәм көчле төбәктә яшәвебезне тагын бер тапкыр ассызыклый. Бер ел эчендә республика 5.5 триллион сумлык тулай продукция җитештерде, 10 млрд – сезнең районның өлеше. Республикада милли программалар гамәлгә ашырыла һәм сезнең күргәзмәдә мин аларның биредә дә актив эшләвен күрдем».

Республикада барган казанышлардан тыш, 2025 елда безне сайлаулар да көтә. Республика халкы аларда актив катнашырга һәм киләчәгебезнең үзләре сайлавына бәйле булуын аңларга тиеш».

Олег Владимирович, район башлыгына мөрәҗәгать итеп, район предприятиеләренә җитештерүне үстерү, бизнесны киңәйтү буенча да ярдәм итәргә тырышачагын билгеләп үтте.

Сессия эше бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Аның турында репортажны https: //kamskoe-ustie.ru/ сайтында карагыз.

Депутатлар Совет эшен канәгатьләнерлек дип таныдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев