Алар узган юл ихтирамга лаек
Район башлыгы Наил Вазыйхов сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен һәм Кама Тамагы районының Мактаулы гражданины таныклыкларын тапшырды.
Бөек Ватан сугышының ике ветераны – Макарычев Николай Михайловичка һәм Ногманов Вазыйх Җиһанша улына «Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының мактаулы гражданины» исеме бирелде. Шулай ук сугышта катнашучыларның икесе дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Россия Президенты Владимир Путинның юбилей медальләре белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасында районы- бызның яшь буын вәкилләре – яшь армиячеләр, кадетлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Балалар Бөек Ватан сугышы геройларының бүләкләрен кызыксынып карады.
Ветераннарның яше инде йөзгә җитеп килә, бу үзе дә аларның көче, сәламәтлеге, холкы белән горурлану һәм ихтирам уята.
Николай Макарычевка җәй көне 99 яшь тулачак. Хәзер улы Иван Николаевич көн саен аның янында.
– Әлбәттә, әтигә инде бернәрсә дә кирәкми, – ди Иван Макарычев. – Әмма без – балалары, оныклары аның өчен куанабыз, чөнки ул картлык көнендә игътибардан читтә калмый.
Иван Николаевич ике йортка яши дияргә дә була. Ул Мордва Каратаенда әтисен карый һәм Кирельскийда хатынына хуҗалыкта ярдәм итә. Җәен әтисенең йортында көнкүреш шартларын яхшырткан. Ветеранның бердәнбер проблемасы – күзләре начар күрә, ә табиблар инде ярдәм итә алмый.
Алсу белән Ринат Ногмановлар да үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
– Әти игътибарга да, аралашуга да бик шат булды. Медальне кешелеккә кия торган костюмына беркетеп куярга кушты, 9 Майга аны барлык бүләкләрен тагып кияргә вәгъдә итте, – ди Алсу Рәфкать кызы.
Март аенда Вазыйх Җиһанша улына 98 яшь тула. Ул начар ишетә, әмма шуңа да карамастан, кунаклар белән рәхәтләнеп аралашты, ветеран үзенә шигырьләр укыган Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Искәндәр Гыймадиевның чыгышын аеруча ошатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев