Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар яшьләргә үрнәк

Лаеклы ялга чыкканнан соң тормыш бетми, киресенчә башланып кына китә. "Россия пенсионерлар союзы" район бүлекчәсе членнары- хөрмәтле пенсионерлар башкаларга оптимистлык үрнәге күрсәтеп һәм үзләре өчен зур канәгатьләнү алып, мәдәни-масса һәм спорт чараларында актив катнашып, моны үз үрнәкләрендә ачык күрсәтте.

Узган җомгада "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында матур бәйрәм үткәрделәр.
"Уртача яшь-100гә кадәр 30 яшь җитми, гомуми яшь- 1000нән артык"-әнә шундый мәзәк формасында Куйбышев Затон штпдан "Волжанка» хоры турында аның җитәкчесе Александр Захаров биргән мәгълүмат бу. Алар 11 хатын-кыз һәм 2 ир-ат чын күңелдән рус халык җырларын башкарып, залда утыручыларга бәйрәм кәефе тудырды. Хор солисткасы Римма Исмәгыйлева татар халык җырын башкарганда аңа барысы да кушылып җырлады. Бер сәгатьлек концерт күрсәткән өчен бу хорга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Аннан соң концертта катнашучылар да, башка пенсионерлар да бассейнда көч сынашты.
25 метрга йөзүдә ирләр арасында III республика спартакиадасы призеры Владимир Сорокин (16,3 секунд) беренчелекне берәүгә дә бирмәде, икенче урында Александр Захаров (23,5 с), Ксаин Кувашев (24,9 с) аннан азга гына калышып өченче урында.
Хатын-кызлар арасында яхшы чаңгычы һәм йөзүче - Кече Салтыктан Надия Нургалиева беренче урында (32,1 с). Икенче һәм өченче урыннарны Затон спортчылары Татьяна Завалова (35,4) һәм Светлана Серебрякова (35,5) бүлеште.
Спорт комплексы директоры Розалия Мирзакантова призерлар һәм чарада катнашучыларның барысына да призлар, истәлекле бүләкләр таратты. "Акчарлак"ка беренче тапкыр килүчеләр өчен экскурсия оештырылды.
Дустанә әңгәмә кафеда чәй табыны артында дәвам итте, Кама Тамагы, Куйбышев Затон һәм Тенеш пенсионерлары актив ял оештырганнары өчен "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләренә, СПР җирле бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова, район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиевага рәхмәт белдерделәр һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X