Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар һәрчак утка каршы көрәшергә әзер

2011 елда “Каратал” янгынга каршы хезмәтнең аерым посты формалаша. Аның беренче җитәкчесе Рәмис Зиннәтуллин була.

“Каратал” аерым постының беренче составы алты кешедән торган: биш машина йөртүче һәм җитәкче, алар карамагында ике махсус автомобиль булган.

Әмма 2012 елда штат 11 кешегә кадәр арттырыла, бүлек командирлары һәм янгын сүндерүчеләр вазифалары барлыкка килә. Хәзер һәр бүлектә дүрт кеше һәм командир эшли.

– Безнең аерым постта 25 яшькә кадәрге дүрт яшь хезмәткәр эшли, - ди аерым пост җитәкчесе Рәдис Минвәлиев, ул үзе дә әлеге бүлекчәдә эшләүче яшь белгечләрнең берсе. - Барыбыз да Тәтеш гражданнарны яклау көллиятен тәмамладык. Хезмәткәрләребез Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында яши, эшкә сменалап йөриләр. Өлкән хезмәттәшләребез дә районның төрле авылларыннан дежурлыкка килә, бу җирлектә яшәүчеләр нибары дүрт кенә кеше.

– Соңгы тапкыр кайда янгын сүндердегез?

– Үлән яндыруларны исәпкә алмаганда, без беренче булып Кече Бортастагы янгынга бардык.

– Хуҗалык корылмаларын ничек саклап кала алдыгыз?

 – Бәхеткә, йорт металл сайдинг белән тышланган иде, бу утның башка корылмаларга таралуына комачаулады. Без шулай ук Даныш авылына янгын сүндерергә бардык.

– Яңа янгын сүндерү машиналарыгыз бар, ахрысы?

– Чыгарылыш еллары буенча алар иске, әмма озак еллар резервта тордылар, шуңа күрә без аларны үз максатлары буенча беренчеләрдән булып куллана башладык дип әйтергә була.

Фирдүс Җиһаншин аерым постта 2012 елдан бирле эшли. Ул белеме буенча физкультура укытучысы, мәктәптә бары бер ел гына эшләгән һәм үз юлын озак эзләгән: элемтәче булып эшләгән, үз эшен ачкан, ниһаять, үзен янгынга каршы хезмәттә тапкан.

Биредә иң озак эшләүче хезмәткәр –  Ришат Һадиев. Ул биредә аерым пост оешкан көннән бирле эшли.

Шул ук вакытта 2023 елда Федераль янгынга каршы хезмәт 116 нчы янгын сүндерү бүлегенең янгын сүндерү бүлекчәләре вакыйга булган урынга 67 тапкыр чыккан. Шуларның 15 е янгыннар, 48 е ялган хәбәрләр, 3 се янгынлы юл-транспорт һәлакәте. Янгыннар нәтиҗәсендә 4 млн сумга якын матди зыян килгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел 9 янгынга азрак, янгында кешеләр үлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев