Өлкәннәр ункөнлегенә карата районда күптөрле чаралар, акцияләр һәм конкурслар программасы әзерләнгән. Үзләренең әби-бабайларын районда яшәүче нәниләр дә бәйрәм белән котлый. Балалар бакчаларында "Минем яраткан әбием", "Сезнең белән горурланам, ветеран!" рәсем конкурсларына йомгаклар ясала. Район мәктәпләрендә өлкән буын өчен укучылар концертлар әзерли һәм хезмәт, сугыш ветераннарын чакырып чәй табыннары оештыра. Очрашуларда...
Өлкәннәр ункөнлегенә карата районда күптөрле чаралар, акцияләр һәм конкурслар программасы әзерләнгән.
Үзләренең әби-бабайларын районда яшәүче нәниләр дә бәйрәм белән котлый. Балалар бакчаларында "Минем яраткан әбием", "Сезнең белән горурланам, ветеран!" рәсем конкурсларына йомгаклар ясала.
Район мәктәпләрендә өлкән буын өчен укучылар концертлар әзерли һәм хезмәт, сугыш ветераннарын чакырып чәй табыннары оештыра. Очрашуларда әби һәм бабайларга юлланган "Оныкларыгыз һәм якыннарыгыз алдыгызда баш ия" дип исемләнгән дулкынландыргыч хатлар сәхнәдән укылачак.
28 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр "Богородский рай" КЦСОН волонтерлары "Күңел җылың белән уртаклаш!" хәйрия акциясе үткәрә.
Өлкәннәр ункөнлеге гадәттәгечә бәйрәм концертлары белән ачыла. Аларга районның атказанган кешеләре, сугыш чоры балалары, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр һәм шушы бәйрәмгә катнашы булучыларның барысы да чакырыла.
1 октябрьдә район туган якны өйрәнү музеенда мөнәҗәт укучылар бәйгесе булды. Мөнәҗәт татар халкының борынгы музыкаль- поэтик жанрларының берсе. Әлеге бәйрәмгә халкыбызның борынгыдан килгән рухи мәдәниятыбызның аерылгысыз өлешенә әверелгән мөнәҗәтләрне башкаручылар җыелды.
Районда өлкәннәр ункөнлегендә "Интернет- озын гомер" программасы кысаларында пенсионерларны компьютер грамоталыгы нигезләренә өйрәтүнең чираттагы этабы старт ала. Ул өлкән буынга заман белән бергә атлау мөмкинлеге бирә.
Ункөнлектә "Бердәм мунча көне" оештыру да матур гадәткә әверелде. Агымдагы елда ул 3 октябрьдә уза.
"Игелек визиты"- әлеге акция һәр җитәкчегә өлкән яшьтәге күршесе, танышы, хезмәттәше янында булып, алар белән аралашып хәл белешергә, хөрмәт күрсәтергә, күңел җылысы белән бүлешергә мөмкинлек бирә.
5 октябрьдә ункөнлек кысаларында район мәктәпләрендә бердәм "Әхлак дәресе" үткәрелә. Аңа ветераннар советы әгъзалары, район активистлары чакырыла. Бу укучылар белән өлкәннәргә хөрмәт, яшьләр өчен үрнәк булып торырлык бай тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән буынны хөрмәт итү турындагы әңгәмәләр.
6 октябрьдә олысы да, кечесе дә "Хәтер аллеясы" акциясендә катнашып, район паркларына һәм истәлекле урыннарга агачлар утыртачак. Волонтерлар, өлкән сыйныф укучылары, социаль хезмәткәрләр ункөнлек вакытында "Син ялгыз түгел" акциясе кысаларында өлкәннәр янында булып, аларга ярдәм күрсәтәчәк.
7 октябрьдә районның туган якны өйрәнү музее һәм Туфан Миңнуллин музеена түләүсез экскурсияләр, язучы якташыбыз Хәмит Вәлиди белән түгәрәк өстәл үткәрелә.
8 октябрьдә өлкән яшьтәге спортчылар көч сынашачак, "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында "Сәламәт бул" бәйрәмендә ветераннар шашка, шахмат ярышларында катнаша.
Районның барлык оешмаларында һәм учреждениеләрендә ветераннарны чакырып чәй табыны оештырыла, "Туган ягым" - "Родной край" акциясе кысаларында район вәкилләре республикадагы интернат йортларда яшәүче өлкән яшьтәгеләр янында булачак. Шулай ук ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышу һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшыру өчен район торак пунктларына чыгу оештырыла.
Үзәк дәваханә табиблары ункөнлек барышында урын өстендәге авырулар янына чыгачак. Терапия һәм хирургия бүлекләрендә медиклар "Ничек яшисең, ветеран?" дип аталган юмористик кечкенә концертлар үткәрәк.
Районда өлкәннәр ункөнлеге чараларга бик бай. Алар өлкәннәрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына ихтибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Нет комментариев