Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Аргамак» лагеренда «Сәләт-Кама» сменасы үтә

Биредә безнең районнан 50дән артык бала ял итә.

Смена профиле итеп спорт һәм туризм сайланган. Яшүсмерләр спорт осталыкларын яхшырта алачак. Аларны шәхси тренерлардан мастер-класслар көтә, шулай ук «УНИКС» командасыннан спортчылар киләчәк.

«Традиция буенча лагерьда отрядлар оештырылды, һәм балалар яшьләре буенча бүленгән булсалар да, чаралар барыбер гомуми үткәрелә, - диде смена директоры Әдилә Рәхимбеева. - Балалар тиз җайлашалар. Аларга өйләрен сагынудан туктар өчен берничә көн генә кирәк. Лагерьдан китү очраклары бик сирәк. Безнең бурыч – һәркем белән танышу һәм балаларны бәхетле итү. Моннан тыш, үзебез дә алардан уңай энергия алабыз.

Аларга бу эштә әйдәманнар, ягъни вожатыйлар ярдәм итә. Без аларның иң популяры – Дилияр белән сөйләштек.

Егерме яшьлек студент Зәйдән, “Сәләт” лагерьларында үскән. Хәзер ул бу сменада иң тәҗрибәле әйдаман булып санала.

«Мин балалар өчен чын дус булырга тырышам. Алар белән аралашырга яратам һәм кәефләрен яхшы тоям – йокылары туйганын яки туймаганын да аерам. Минем өчен һәркем белән күзгә-күз карап аралашу һәм һәркемне елмайту мөһим,- диде Дилияр.

Балалар монда бик теләп киләләр һәм смена турында күңелле тәэсирләре белән уртаклашалар.

«Мин бу лагерьга беренче тапкыр килдем. Барысы да монда килергә киңәш итте. Өстәвенә, ул йортым янында гына, - диде Кама Тамагыннан Рузилә. - Барлык танышулар да бик яхшы үтте, балалар аралашучан, дустанә, бернинди кыенлыклар тумады».

«Беренче көннәр, әлбәттә, дискотекалар белән истә калды. Монда күңел ачарга, яңа дуслар табарга мөмкин. Без еш кына бергә баскетбол уйныйбыз»,-дип лагерьдан алган тәэсирләре белән уртаклашты 10 яшьлек Динара. - Мин бер киңәш бирә алам: җәй көне өйдә утырырга кирәкми, күңел ачу, аралашу өчен мондый урыннарга ешрак йөрергә кирәк. Бу кәефне күтәрә».

Һәр баланың җәйне кызыклы үткәрү мөмкинлеге бар. Мондый каникуллардан иң җылы хисләр генә калырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев