Абый һәм сеңел: берсе – фельдшер, икенчесе – шәфкать туташы
Яшь һәм актив каматамагылылар туган районы өчен кирәкле һөнәрне сайлаган.
Гаилә елында медицина белеменә ия булган һәм белгечлеге буенча районыбызда эшләүче яшьләр турында сөйлисебез килә.
Айзилә Мөхәммәтшина – үзәк район хастаханәсе стационарының шәфкать туташы. 2022 елда ул Буа медицина училищесын тәмамлаган һәм шул ук елның августыннан алып Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә процедура кабинетында эшли. Ул эшенең үзенә ошавы һәм үз юлын дөрес сайлавы турында әйтте. Айзилә атнага биш көн эшли, уколлар кадый, системалар куя, табибның барлык күрсәтмәләрен дә үти.
Коллективта ул хөрмәт казанырга өлгергән, җитәкчелек аның эшеннән канәгать, пациентлар аны ярата һәм хөрмәт итә.
Терапия бүлеге шәфкать туташы Дамирә Рыжова: «Безнең Айзилә бик тырыш хезмәткәр, бөтен вазифаларын төгәл башкара. Ул пөхтә, ачык йөзле, авырулар белән ягымлы сөйләшә, аның эшенә карата бер шелтә дә юк. Шундый яшь актив кызларның безнең хастаханәгә эшкә килүе сөендерә!».
Айзилә медицина училищесында бертуган абыйсы Айназ Мөхәммәтшин белән бергә укыган, ул тугызынчы сыйныфтан соң, ә абыйсы унберенче сыйныфтан соң укырга кергән. Абыйсы «Дәвалау эше» бүлеген тәмамлап, фельдшер һөнәре алган, Айзилә исә училищены «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча тәмамлаган.
Бүгенге көндә абый белән сеңел – Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре.
Айназ Кече Карамал фельдшер-акушерлык пунктына мөдирлек итә.
Без Кече Карамалга аның белән очрашырга бардык. Айназ белән әңгәмә корганда, бу авылда яшәүче Гөлсинә Зәйнуллина, ФАПка кереп, аңа рәхмәтен белдерде. «Фельдшерыбыз бик яхшы эшли, һәрнәрсәдә булыша, безнең үтенеч буенча кирәкле даруларны да алып кайта, кирәк икән, 86 яшьлек әниемне хастаханәгә алып барып килә, бу бик зур ярдәм. Авыл халкы канәгать, ул бик җаваплы, ышанычлы, мәрхәмәтле кеше! Шундый фельдшерыбыз булганга без бик шат!» - диде ул.
Айназ укуын тәмамлагач, бер ел армиядә хезмәт иткән һәм кайтуга ук Кече Карамал ФАПы мөдире булып урнашкан. Хастаханәдә аңа шунда ук бу вазифаны тәкъдим иткәннәр, армиядән кайтуын көтеп алганнар. Хәзер ул өч авыл: Кече Карамал, Уразлы һәм Сатлыган өчен җаваплы, аларда 150 гә якын кеше яши, җәй көне халык саны шактый арта.
Айназ балачактан ук медицина белән бәйле бар нәрсәне яраткан. Кечкенә вакытында үзенең уенчык медицина әсбаплары җыелмасы булганы һәм аның белән әбисен “дәвалап” уйнаганы, һәрчак медицина өлкәсендә эшләргә хыялланганы турында сөйләде. 10 сыйныфтан соң ул инде медицина өлкәсен сайларга дигән ныклы карарга килә.
«Эшем миңа ошый. Биредә инде барысын да беләм. Миңа шунда ук эш машинасы бирделәр, моның өчен һәм даими ярдәм күрсәткәне өчен баш табиб Ильяс Илдус улына зур рәхмәт. Машина булу эшне җиңеләйтә, каты авыручы яки урын өстендәге пациентларны хастаханәгә алып барам, үзәк район хастаханәсеннән дарулар алып кайтам, авыл кешеләрен флюорографияләргә йөртәм. Тәҗрибәле фельдшер-хезмәттәшләрем дә ярдәм итә – алар киңәшләрен бирәләр, зур рәхмәт аларга! Җиңел булмаса да, эшемне яратам», - ди Айназ Мөхәммәтшин.
Авыл халкы заманча һәм уңайлы бина – яңа медпункт булдырылуын тели. Хәзерге вакытта ФАП авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан.
Һәр авылда хроник авырулар булу сәбәпле, сәламәтлек торышы буенча аерым исәптә торучы пациентлар бар, аларга даими медицина күзәтүе кирәк. Фельдшер көн саен график буенча бу пациентларны йөреп чыга, сәламәтлек торышын тикшерә, кан басымын үлчи, табиб кушуы буенча дарулар кабул итүне контрольдә тота. Аның килүенә һәм игътибарына пациентлар һәрвакыт шат.
Айназ белән Айзиләнең әтиләре Алмаз Мөхәммәтшин хастаханәдә слесарь булып эшли, әниләре Ләйсән Мөхәммәтшина да элек үзәк хастаханәдә эшләгән, хәзер мәктәпкә күчкән. Алмаз Роберт улы һәм Ләйсән Миннехан кызы намуслы, игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр, бу балалар район халкының сәламәтлеге файдасына эшләү өчен катлаулы һәм җаваплы һөнәр сайлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев