Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Аҗаган» хәрби-патриотик уены Бөек Җиңүгә багышланды

Казан танк училищесы территориясендә «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабы булып узды.

Ярышларда муниципаль этапларда җиңгән командалар катнашты. Вадим Степанов җитәкчелегендәге Кама Тамагы урта мәктәбе командасы өлкән яшь категориясен лаеклы тәкъдим итте, Рудник урта мәктәбенең Радик Зиннәтуллин җитәкчелегендәге ике командасы урта һәм кече категорияләрдә чыгыш ясады.

«Безнең команда уенга өч атна әзерләнде. Дәресләрдән соң шөгыльләндек, теорияне – хәрби тарихны, хәрби исемнәрне, медицина нигезләрен өйрәндек, физик әзерлекне камилләштердек, йөгердек, тартылдык, - диде Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Диләрә Гыймадиева. – Иң авыр сынау каршылыклар полосасы булды. Катнашучылар төрле биремнәрне үтәргә – чәнечкеле тимерчыбык астыннан шуышып, ком буйлап үтәргә, авыр шинны тәгәрәтергә тиеш иде. Өстәвенә, безгә көчле көндәшләр туры килде. Нәтиҗәдә тугыз команда арасында бишенче урынны алдык, әмма кайбер ярышларда беренче булдык. Үзебезнең район һәм мәктәп данын якларга, сынатмаска тырыштык. Бу безнең өчен кызыклы тәҗрибә».

Шәхси сынауларда өлкән төркемдә саперлар арасында Кама Тамагы мәктәбеннән Камил Миңнуллин иң яхшысы булды. Штурмчылар ярышында урта төркемдә җиңүче дипломнарына Рудник мәктәбеннән Апрель Алексашин һәм Инель Гайнетдинов лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев