Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

9 майда Кама Тамагында митинглар узачак

Районның һәр торак пунктында Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар үтәчәк.

Бу хакта киңәйтелгән киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина хәбәр итте. Җаваплы затлар һәм җирлек башлыклары барлык авылларда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый алсын өчен митинглар төрле вакытта узачак. 
Кама Тамагында митинг сәгать 11.00 дә башлана, анда район башлыгы Наил Вазыйхов һәм бу вакытка беркетелгән авыллардан кайтачак барлык җитәкчеләр катнаша. 
Куйбышев Затонында бистә халкын башкарма комитет җитәкчесе Альберт Сәлимов һәм җирлек башлыгы Николай Ефимов котлаячак. Митинг сәгать 10.00 да башлана.
Тенештә чара өчен җаваплы кешеләр – район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов һәм җирлек башлыгы Илшат Яруллин, митинг 9.00 да башлана. 
Балтачта авыл халкын район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев һәм җирлек башлыгы Динар Мөхәммәдуллин котлаячак, чара сәгать 10.00 да башлана. 
Балчыклыда халык 9.30 да җыелачак. Аларны үзәкләштерелгән бухгалтерия директоры Лилия Хәйретдинова һәм җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев тәбрикләячәк.
Олы Карамал җирлегендә бу чара өчен Рәис Вафин һәм җирлек башлыгы Эльмир Мөхәммәтшин җаваплы. Олы Карамалда митинг иртәнге 9.00 да узачак, Бәрлегуҗада 11 сәгатькә планлаштырылган. 
Чаллыда һәм Олы Кариледә тантаналы чаралар 9 һәм 10 сәгатьләрдә узачак. Биредә яшәүчеләрне мәшгульлек үзәге директоры Наталья Кадыйрова һәм җирлек башлыгы Фарук Гарифуллин котлаячак.
Олы Салтык халкы һәйкәл янына сәгать 9.00 га җыелачак. Олы Мәрәтхуҗада митинг сәгать 10.00 да, Данышта 11.00 дә узачак. Чаралар өчен җаваплы затлар: социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина һәм җирлек башлыгы Рамил Вафин. 
Көрәледә митинг сәгать 10.00 да, Варваринода 11.00 дә башлана. Җирлек халкына сәламләү сүзе белән район казначылык департаменты бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Семагина һәм җирлек башлыгы Рушан Нотфуллин мөрәҗәгать итәчәк. 
Кирельский җирлегендә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ирина Вязникова һәм җирлек башлыгы Фәнис Зиннәтуллин катнашында тантаналы митинглар узачак. Кирельскида башлану вакыты сәгать 9.00 га, Ишемдә – 11.00 гә, Мордва Каратаенда 11.30 га планлаштырылган. 
Келәнчедә митинг иртәнге 9.00 да башланачак, анда башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Хәбибуллова һәм җирлек башлыгы Дамир Кадыйров катнашачак. 
Антоновкада обелиск янындагы чара сәгать 9.00 да, Рус Бортасында 10.00 да, Красновидовода 11.00 дә була. Биредә чара өчен җаваплы кешеләр: районның баш ветеринария табибы Анна Әкбәрова һәм җирлек башлыгы Александр Болтаков.
Кече Салтык, Кече Мәрәтхуҗа һәм Яшелчәдә тантаналы чаралар сәгать 10.00, 11.00 һәм 12.00 дә узачак. Халыкны «Россельхозцентр» ФБДУ җитәкчесе Роберт Ганибаев һәм җирлек башлыгы Айрат Җиһаншин котлаячак. 
Осинникида авыл халкы иртәнге 10.00 га җыелачак. Аларны финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова һәм җирлек башлыгы Әхәт Сәгъдиев тәбрикләячәк. 
Иске Барыш авылында митинг иртәнге 9да, Картапта 11 сәгатьтә башлана. Чаралар өчен җаваплылар: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев һәм җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин. 
Иске Казиле җирлегендә митингларда газ хезмәте җитәкчесе Руслан Өлфәтов һәм җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев катнашачак. Митинг Иске Казиледә сәгать 9.00 да, Караталда 10.00 да, Атабайда 12.30 да, Бишалабта 13.30 да башлана.
Сөйкилеләр һәйкәл янына иртәнге 9.00 га җыелачак. Чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева һәм җирлек башлыгы Павел Сорокин катнашачак. 
Тәмтедә халыкны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм җирлек башлыгы Игорь Зиновьев котлаячак, чара сәгать 9.00 да башлана. 
Кече Карамалда митинг иртәнге 9.00 да, Уразлыда 10.00 да була. Чаралар өчен җаваплылар: башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Артур Гыйләҗев һәм җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин. 
Олы Яңасалада халык сәгать 9.00 га, Шәпкәдә 11.00 гә җыелачак. Аларны «Бэркут» ҖЧҖ директоры Нияз Камалиев һәм җирлек башлыгы Исфан Шиһабиев котлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев