30 апрель – Янгынга каршы хезмәт көне
ПСЧ-116 хезмәткәре Никита Ильин янгын сүндерү техникасы күргәзмәсендә булган.
Никита ялларын файдалы һәм күңелле үткәргән. Мәскәүдә 23-24 апрельдә ВДНХ территориясендә «Янгын куркынычсызлыгы» халыкара янгынга каршы җиһазлар һәм технологияләр күргәзмәсе узган. Биредә шәһәрләр өчен янгынга каршы чаралар һәм янгыннан саклау системалары, нефть-газ объектларында һәм көчәнештәге электр җайланмаларында янгыннарга каршы көрәш технологияләре, урман янгыннарын сүндерү технологияләре, янгынга каршы хезмәт өчен махсус транспорт, робототехника һәм башкалар тәкъдим ителгән.
Күргәзмә яшь хезмәткәрдә онытылмас тәэсирләр калдырган.
– Күргәзмәдә катнашу өчен гариза тапшырдым һәм миңа чакыру килде, - диде Никита. - Безнең өчен күргәзмәнең барлык павильоннары буенча экскурсияләр үткәрелде. Аларның һәркайсында үз җайланмалары: янгын сүндерүче киеме, үзйөрешле техника һәм башкалар тәкъдим ителгән иде. Безгә экспонатлар турында тулырак мәгълүмат бирелгән сайтларның адреслары язылган визиткалар тараттылар. Янгын сүндерүче киеменең яңа үрнәкләре ошады, аны киясе җиңелрәк, ул тагын да ныграк һәм чыдамрак тукымадан тегелгән. Шулай ук миңа тау һәм башка җир асты предприятиеләренең эшен оештыру өчен яктырткыч приборлары булган павильон ошады.
Бу күргәзмәдә булуыма һәм янгынга каршы хезмәт эшендә күп кенә кызыклы нәрсәләрне белүемә мин бик шат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев