Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 сентябрьдә каматамагылылар «Җиңү Диктанты» акциясенә кушылачак

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү Диктанты» халыкара тарихи акциясе Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узачак.

Җиңү диктанты тест форматында үткәреләчәк. Катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 25 биремне үтәргә тиеш булачаклар. Кәрәзле телефоннар һәм белешмә материаллардан файдаланырга ярамый. Эш махсус җавап бланкларында рәсмиләштерелә. Диктант 14.00 сәгатьтә башлана.

 

Акциядә катнашу өчен якындагы диктант язу мәйданчыгына мөрәҗәгать итәргә, диктантпобеды.рф сайтында яки «Диктант Победы» мобиль кушымтасында теркәлергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев