Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

29 апрельдә Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында "Яздан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән кичә үткәрелде

Кичә үткәреләсе зал матур итеп чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән, сәхнәдә Тукайның портреты, аның шигырьләреннән цитаталар язып эленгән, өстәлдә китаплардан күргәзмә. Кичәне мәдәният йорты мөдире Аскарова Тәслимә ачып җибәрде. Кичәдә шагырьнең тормыш юлы, иҗаты белән ветераннар советы рәисе Фатыйма апа Халилова матур итеп шигырьләре белән сөйләп таныштырды. Тукайның шигырьләрен хезмәт ветераны...

Кичә үткәреләсе зал матур итеп чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән, сәхнәдә Тукайның портреты, аның шигырьләреннән цитаталар язып эленгән, өстәлдә китаплардан күргәзмә.
Кичәне мәдәният йорты мөдире Аскарова Тәслимә ачып җибәрде. Кичәдә шагырьнең тормыш юлы, иҗаты белән ветераннар советы рәисе Фатыйма апа Халилова матур итеп шигырьләре белән сөйләп таныштырды. Тукайның шигырьләрен хезмәт ветераны 83 яшьлек Сания апа Зиафатова, Гөлфирә апа Хамидуллина, Венера апа Сафиналар матур итеп укыдылар. Минзилә апа Шәйхетдинова һәм Лилия Садриевалар шагыйрьнең "Туган авыл" җырын башкардылар.
Кичәнең ахырында "Туган тел" җырын бергәләп башкардык. Икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Лилия Садриева пешергән кайнар коймак белән сыйладык. Яшьлекләрен искә алып, истәлекләре белән уртаклашып утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев