Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

26 мартта Кама Тамагы салым хезмәте инспекциясендә ачык ишекләр көне узачак

26 мартта Татарстан буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекцияләрендә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрдә, территориаль эш урыннарында физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясе тутыру тәртибе һәм салым законнары турында гражданнарга мәгълүмат бирүче акция узачак. Бу көнне гражданнар салым органнары хезмәткәрләреннән түбәндәге мәгълүматлар алачак: "Физик затлар...

26 мартта Татарстан буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекцияләрендә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәкләрдә, территориаль эш урыннарында физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясе тутыру тәртибе һәм салым законнары турында гражданнарга мәгълүмат бирүче акция узачак.

Бу көнне гражданнар салым органнары хезмәткәрләреннән түбәндәге мәгълүматлар алачак: "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" Интернет-сервисына тоташу мөмкинлеге, алынган керемгә декларация бирү кирәк булу-булмавы һәм аннан салым түләү турында; НДФЛ исәпләү һәм түләү тәртибе; НДФЛ буенча салым декларациясе тутыру һәм башкалар. Акция сәгать 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев