Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

100 миллиард сумлык проект Кама Тамагы өчен чынбарлык булырмы?

Моннан тугыз ай элек Кама Тамагында «Камский плес» компаниясе теркәлгән.

Компаниянең директоры – Вячеслав Козырев, әмма яңа туристлык кластеры концепциясе турында фикер алышу буенча киңәшмәдә Виталий Котов чыгыш ясады, ул – элеккеге хәрби очучы һәм әлеге проектның инициаторы.

2023 елда ук Татарстан өчен гаилә белән ял итү, спорт белән шөгыльләнү һәм белем алу өчен 100 млрд сумлык күп функцияле комплекс проекты төзелгән. Әлеге зур күләмле проектны гамәлгә ашыру өчен безнең район сайлап алынган.

– “Камский плес” проекты сәламәт яшәү рәвешен һәм гаилә ялын максат итеп куя, - диде Виталий Котов. - Аның инфраструктурасы алты категорияне үз эченә ала: кунакханә (кыска һәм озак вакытка арендага бирелә торган йортлар, глэмпинглар, спорт һәм театр лагерьлары, студентлар кампусы корпуслары һ.б.); спорт (ат спорты клубы, мунча комплексы, бау паркы һ.б.); җәмәгать (мәчет, чиркәү, һөнәрчеләр авылы, этнография музее һ.б.); навигация (причаллар һәм пирслар, вертолет мәйданчыклары һ.б.); ял һәм күңел ачу инфраструктурасы (яхт-клуб, гриль-патио, концерт залы, баскет-холл, ресторан, киноавыл һ.б.); фермерлык (агрокомплекс, җиләк-җимеш бакчалары, устрица фермасы, теплица комплексы һ.б.).

– Комплекс концепциясе участокның урнашу урынын исәпкә алып төзелде. Ә бу – Идел яры, шуңа күрә проектка берничә причал, шулай ук ат фермасы, кече авиация өчен аэродром кертелде, - дип билгеләп үтте Виталий Котов.

– Әлеге кишәрлек Кама Тамагы һәм Уразлы җирлекләрендә урнашкан, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ирина Вязникова. - Кама Тамагында территориаль планлаштыру документлары буенча бер кишәрлекне рекреация зонасы итеп үзгәртү гамәлгә ашырыла. Алтысы – аеруча продуктив авыл хуҗалыгы җирләре булган кишәрлекләр.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев җавап бирде, ул ведомствога кишәрлекләрне «Аеруча продуктив җирләр исемлегеннән» төшереп калдыруга заявка җибәрелгәне турында әйтте.

Пространствоны планлаштыру институты вәкиле Эдуард Гавриков билгеләп үткәнчә, 2051 елга кадәр әлеге участокта нефть эшкәртүгә концессия гамәлдә. Шулай ук биредә җир асты сулары ятмалары да бар, ул киләчәктә районның яшәешен тәэмин итү өчен файдаланылырга мөмкин. 

Тулырак мәгълүмат газетабызның 15 нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев