Хезмәт һәм мәшәкатьләр белән тулы тормыш
Балчыклыда яшәүче Сәгъдиевләр быел алтын юбилейларын билгеләп үтте.
Әлеге күркәм дата белән аларны июль аенда узган Авыл көне бәйрәмендә котладылар.
Рәшит Сәгъдиев әтисез үскән, төп таянычы бабасы булган. Ире белән аерылышкач, әнисе башка кияүгә чыкмаган, шуңа күрә Рәшитнең бертуган эне-сеңелләре юк, ул әнисе, әбисе һәм бабасы белән үскән.
– Башта Иске Казиле мәктәбендә укыдым, урта мәктәпне Олы Кариле авылында тәмамладым. Шунда ук тракторчы таныклыгы алдым, ул вакытта бу һөнәрне мәктәптән үк алып чыга идек.
Рәшит Бәдретдин улы бер ел колхозда механизатор булып эшләргә өлгерә һәм армиягә китә.
Аның тормыш иптәше Әминә Галимҗан кызы, киресенчә, зур гаиләдән. Алар алты бала үскәннәр. Әминә олы кызларның берсе булган, шунлыктан аңа балачактан ук эшләп үсәргә туры килгән.
– Сигезьеллык мәктәпне туган авылымда, урта мәктәпне Олы Карамалда тәмамладым. Мәктәптән соң ук миңа балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, мин Балчыклыга барып эләктем. Балалар бакчасы ул вакытта гади генә бер авыл йортында урнашкан иде. Ниндидер уңайлыклар турында сүз дә юк. Бу йортка көн саен 25 бала җыела иде. Соңрак авылда мәктәп-бакча төзелде. Шартлар яхшырды, ләкин барыбер тыгыз иде. Әле барлык балалар да бакчага йөрмәде, кемнәрнедер өйдә әбиләре тәрбияләде.
Армиядән соң Рәшит туган авылына кайта һәм янә «Искра» колхозына эшкә керә. Механизаторлар кирәк була һәм аны шунда ук эшкә алалар.
– Әминәне мин район Сабан туенда күрдем, аңа кадәр авылда әллә ни күрешкән булмады, берничә мәртәбә генә күрдем дә бетте. Ә монда көне буе мәйдан буйлап йөрдек, шунда игътибар иттем дә инде.
1974 елда туй ясыйлар. Кияү кәләшне әнисе һәм бабасы янына алып кайта.
Тора-бара йортны зурайталар, яшь гаиләдә өч бала туа.
Рәшит Сәгъдиев 15 ел механизатор булып эшләгән, аннары терлекчелеккә күчкән, Балчыклы авылында ферма мөдире булган.
– Ул вакытта авылда 10 ферма бар иде, аларда 900 башка кадәр мөгезле эре терлек асралды, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Терлекләр дә күп, эш һәркемгә дә җитәрлек булды. Югары белем таләп ителмәде, күп нәрсәне тәҗрибә һәм осталык хәл итте. Мин дә урта белем белән ветеринар фельдшер ярдәмчесе булып эшләдем. Ул вакытта зоотехник Госман Камалиев иде, ә мин булдыра алганча ярдәм иттем. Без бит өйдә дә өчәр сыер, ат, бозау асрый идек, шуңа күрә тәҗрибәм бар иде.
– Рәшит Бәдретдин улы ветфельшер гына түгел, орлыкландыручы да булып эшләде, баш санына җитәкчелек итте дияргә була, үрчем һәм савым аның эшенә бәйле булды, - ди Госман Камалиев. - Ул эшнең барлык нечкәлекләрен бик тиз аңлап ала иде.
Шул ук вакытта авылда заманчарак, уңайлырак яңа мәктәп-бакча бинасы төзелә. Әминә Галимҗан кызы анда елдан-ел саны кими барган балаларны тәрбияләвен дәвам итә.
Сәгъдиевләрнең олы кызлары, әнисе юлын сайлап, Казандагы балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшли. Икенче кызлары, медицина көллиятен тәмамлап, туган авылында фельдшер булып хезмәт куя. Сүз уңаеннан, медпункт берничә ел элек ябылган элеккеге мәктәп-бакча бинасында урнашкан. Уллары полиция хезмәткәре һөнәрен сайлаган, Казанда яши.
Сәгъдиевләрнең җиде оныклары, өч оныкчыклары бар, олы оныкчыкларына 6 яшь.
Бүген авылда яшәү күпкә җиңелрәк, мичкә ягасы, утын-күмер әзерлисе, су ташыйсы юк, керне машина юа.
– Шулай да, яшь чакта, авыр булса да, күпкә кызыклырак, күңеллерәк иде. Көне буе йөгереп кенә йөри идек, күпме эш башкарасың, арыйсың һәм барыбер барысын да эшләп өлгерүеңә сөенәсең. Яшь идек, барысын да булдырдык, - ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев