ВӘРИС ҺӘМ РОЗАЛИЯ ГАЙФУЛЛИННАР: «Гаиләдә үзара аңлашу булса, тормыш авырлыкларын җиңеп була»
2024 ел – Гаилә елы ахырына якынлашып килә, бу ел дәвамында без газета укучыларыбызга алтын туйларын билгеләп үткән парлар турында сөйләдек.
Әмма безнең районда иңне-иңгә куеп, тагын да озаграк яшәүче гаиләләр дә бар. Шундый парларның берсе – Олы Салтыкта гомер итүче Вәрис һәм Розалия Гайнуллиннар, алар турында авыл мәдәният йорты мөдире Мәйсәрә Гомәрова белән сөйләштек.
Бу гаилә күпләргә үрнәк
– Вәрис абый белән Розалия апа Гайфуллиннарның гаилә корганнарына инде 58 ел, - диде авылдашларын яхшы белүче Мәйсәрә Карибулла кызы, Олы Салтык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Заһидуллина белән ул күптән түгел әлеге парда кунакта булган…
Булачак ир белән хатын аулак өйдә танышканнар. Элек татар яшьләре әти-әниләре өйдә булмаганда кич өйдә җыела торган булганнар: алар аралашканнар, уеннар уйнаганнар. Шундый кичләрнең берсендә яңа гына армиядән кайткан Вәрис чибәр Розалиягә игътибар иткән. Алар бер елдан артык очрашып йөргәннәр һәм туган көнендә яшь егет үзенә хатын, әнисенә килен алып кайткан. Беренче балалары Рәис тугач язылышканнар. Алар акыллы, тырыш һәм хезмәт сөючән өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 7 оныклары, 7 оныкчыклары бар.
Үз эшенә тугры хезмәткәр
– Вәрис абый бер генә тапкыр да әтисен күрмәгән, - дип сүзен дәвам итте Мәйсәрә Гомәрова. - Ул туганда әтисе Бөек Ватан сугышына киткән була һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмаган. Әниләренә көчләреннән килгән кадәр булышып, апасы Наҗия белән бергә үскән алар. Армиядә хезмәт итеп кайткач, электромонтер һөнәрен үзләштергәннән соң, ул колхозда эшли башлый. Лаеклы ялга чыкканчы үз эшенә тугры була, туган авылындагы һәр йортка хезмәт күрсәткән, үз колхозында гына түгел, җирлеккә керүче башка авылларның да электр белән тәэмин ителүен күзәткән. Соңгы елларда төзелгән йортлардан тыш, авылда аның хезмәт сөючән кулы кагылмаган бер генә йорт та, каралты-кура да юк.
– Вәрис абый дүрт авылны да җәяү йөреп чыккан чакларын искә ала, - ди Мәйсәрә Карибулла кызы. - Ә эшендә һәрвакыт тәртип була аның. Үз эшен һәрвакыт яратып, җиренә җиткереп башкарганлыгын авылдашлар хәзер дә искә алып сөйлиләр. Уллары да әтиләренә охшап үстеләр: хезмәтне, техниканы, үз эшләрен яраталар – барысы да машина йөртүче һөнәрен сайлаган.
Унҗиде ел кайнана белән яшәгән
Ә Розалия апа үзенең хезмәт юлын 8 сыйныфтан соң ук башлаган: фермада сарыклар караган. «Сарык бәрәннәрен саклап, төннәрен шунда кунган чаклар да була иде», - дип искә ала ул. Кызның эш сөючән һәм җаваплы булуын күреп, берникадәр вакыттан соң җитәкчелек аңа колхоз фермасында бозаулар карауны ышанып тапшырган. Соңрак пенсиягә чыкканчы 18 ел колхоз ашханәсендә эшләгән, анда да намуслы хезмәт куйган.
Розалия апа 17 ел кайнана белән гомер иткән, ә хәзер инде 30 ел уллары Марат һәм киленнәре Венера белән бергә яшиләр. Уллары һәм киленнәре – Рәис белән Гөлфинур, Рәфис белән Лилия дә гаилә корып, инде 34 ел бергә гомер итәләр.
Ата-ана мәхәббәте һәм тәрбиясе яхшы нәтиҗә биргән
Язмабыз геройлары чын күңелдән киленнәрен мактыйлар. “Әти-әни” дип өзелеп торалар, киңәшмичә, сөйләшмичә бер генә нәрсә дә эшләмиләр. Кайната һәм кайнана алардан бик канәгать.
– Яхшы тәрбия алган балалар гына шундый була ала, дигән фикердә алар, - ди Мәйсәрә Карибулла кызы. - Вәрис абый белән Розалия апа яшьләргә үз киңәшләрен бирде: «Матур итеп гомер кичерер өчен бервакытта да үч саклап йөрергә кирәкми. Киңәшеп, сөйләшеп, бер-береңне хөрмәт итеп яшәгәндә генә тормыш авырлыкларын җиңеп була», - ди алар. Ә без бу искиткеч күркәм парга сәламәтлек, иминлек, балалары һәм якыннары янәшәсендә тыныч гомер кичерүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев