СССР Конституциясе көнендә башланган гаилә тормышы
Гаилә елы тәмамланып килә, әмма без алга таба да районның күркәм гаиләләре һәм тормышның төп кыйммәтләре турында сөйләячәкбез. Ә бу язмада исә сүзебез Кама Тамагында яшәүче Хәдичә һәм Әхәт Ишановлар турында: 7 декабрьдә алар гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтә.
Күп балалы гаиләләрдә балачактан эшләп үскәннәр
Әхәт Габдрахман улы тумышы белән Кече Салтыктан, ул җиде балалы ишле гаиләдә икенче бала булып туган, балачактан хезмәткә өйрәнеп үскән. Әтисе Габдрахман Фәйзрахман улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңүне Чехословакиядә каршы алган һәм илгә җиңүче булып кайткан, биредә ул булачак хатыны Галиябануны – язмабыз героеның әнисен очраткан.
Әхәт Кече Салтыкта мәктәпне тәмамлагач, укуын Олы Салтыкта дәвам иткән. 8 сыйныфтан соң, АХТда укулар узып, «Ирек» колхозына тракторчы булып эшкә урнашкан.
Хәдичә Яшелчә авылыннан, ул да, Әхәт кебек үк, җиде балалы зур гаиләдә туган. Олы Карамалдагы интернат-мәктәптә укыган, ял көннәрендә аны җигүле ат яки трактор белән килеп ала торган булганнар.
– 5 сыйныфтан соң мин колхозның киң басуларында эшләдем, җәй буена чөгендер чүбен өчәр кат утый идек, - дип искә ала Хәдичә Хәбибулла кызы. – Сарыклар өчен азыкка себерке әзерләдек, өйдә дә эш күп булды. 7 сыйныфтан соң борчак та урдым – барысына да өйрәндем, кечкенә һәм ябык булуыма карамастан, олылар белән бертигез эшләргә туры килде...
Сигезенче сыйныфтан соң колхоз эшенә
Язмабыз героинясы үскән гаиләдә тормыш гади булмаган, күзләре күрмәү сәбәпле I группа инвалид әтисе Хәбибулла Хәйрулла улы балаларына карата кырыс булган һәм яхшы укучы, белемгә омтылучы Хәдичәгә 8 сыйныфтан соң укуын дәвам итәргә рөхсәт бирмәгән.
– Мин инде дәреслекләремне дә әзерләп куйган идем, мәктәпкә барырга теләдем, тик әти: «Кая җыендың?» - дип туктатты. Әңгәмәдәшемнең бүген дә үткәндәге ул мизгелләрне искә төшергәндә, күзләренә яшь килә. Болай да юньләп булмаган балачакка ул көнне тәмам нокта куела – Хәдичә колхозга эшкә чыга.
Интернат директоры һәм завуч укуга сәләтле, зирәк кызны мәктәпкә җибәрүен үтенеп, гаилә башлыгын үгетләп тә карыйлар, әмма әтисе, аларга сүз бирсә дә, үзенең карарын үзгәртми. Инвалид булганлыктан, үзе эшкә кереп эшли алмаган, хатыны Шәмсезөхә башлангыч мәктәптә идән юган һәм йорт хуҗалыгын алып барган, олы балалары инде үсеп таралышкан, гаилә ярлы яшәгән, апаларыннан калган киемнәрдән йөргән Хәдичә өчен яңа мәктәп формасы яки пальто ул чакта буй җитмәс хыял булган...
СССР Конституциясе көнендә язылышканнар
Шулай итеп, Хәдичә «Ирек» колхозына бозау караучы булып урнаша, Әхәт тә шунда эшләгән. Һәм менә бервакыт Яшелчәдә эшләүче яшь укытучы кыз янына Кече Салтыктан егете килә, аның белән бергә Хәдичәнең булачак ире Әхәт тә була. Яшьләр аулак өйдә танышалар һәм бер-берсенә ошаталар. Әхәт кыз янына барып йөри башлый: я велосипедта, я тракторда, я атта Яшелчәгә килә.
– Кышын чаңгыда да килә иде, - дип көлә әңгәмәдәшем. – Шулай дүрт ел очрашып йөрдек…
Ә 1974 елның 5 декабрендә кыз йорты янына йөк машинасы килеп туктый – кияү кызны әти-әнисеннән сорарга килә.
– Хәтерлим әле, шимбә көн иде ул, ә машина руле артында Әхәтнең сеңлесенең ире иде, - дип сүзен дәвам итте Хәдичә Хәбибулла кызы. - 7 декабрьдә без Кече Салтык Авыл советында язылыштык һәм Әхәтнең әти-әнисе белән бергә яши башладык.
– Ул чакта гаиләдәге зур вакыйгаларны – язылышуларны, туйларны бәйрәмнәргә туры китерәләр иде, безнең дә туебыз СССР Конституциясе көнендә булды, - дип елмаеп искә ала Әхәт Габдрахман улы ярты гасыр элек булган мөһим көнне.
Дөрес, ул чакта әллә ни зурлап бәйрәм итмиләр, шулай да кыз ягында Яшелчәдә декабрь азагында күңелле итеп туй үткәрәләр.
– Свердловскидан апам Зөлхәбирә миңа ак күлмәк белән фата алып кайткан иде, - дип искә ала Хәдичә. - Бик күңелле булды, барысы да безнең гаилә бәхетенә куанды.
Тракторчы – тормышындагы төп һөнәре
1975 елның гыйнварында Хәдичә Хәбибулла кызы Кече Салтык фермасында сыер савучы булып эшли башлый, ә ноябрьдә Әхәт Габдрахман улы Кама Тамагындагы юл участогына тракторчы булып урнаша, һәм шул вакыттан алып 2011 елда пенсиягә чыкканчы, аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язма теркәлгән.
Гаилә район үзәгенә күчеп килгәндә, Хәдичә инде декрет ялында була, декабрьдә аларның олы уллары Рушан туа, ә дүрт елдан кече уллары Рамил дөньяга килә. Комаров урамындагы баракта кечкенә генә фатирда яшиләр, аны мичкә утын ягып җылыталар. Ул вакытта күпләр шулай яшәгән, ә инде юл участогының иң яхшы тракторчыларының берсе булган Әхәт Ишановка Кыр урамындагы йорттан фатир бирелгәч, яшь гаилә, әлбәттә, бик сөенә.
Тора-бара хезмәт ветераны исеменә лаек булган героебызның портреты районның иң яхшы хезмәткәрләре сурәтләре арасында Мактау тактасын бизи. Аерым казанышлары һәм фидакарь хезмәте өчен ул «Россиянең мактаулы тракторчысы» билгесе һәм акчалата премияләр белән бүләкләнгән, күп санлы мактау грамоталары бар. Хәер, пенсиягә чыккач та ул кул кушырып утырмаган: ярдәме кирәк булганда, беркайчан да каршы килмәгән, тракторда да, экскаваторда да эшләгән, улларына да үрнәк булган…
Мәшәкатьләр күп була, шулай да белем алуга ирешә
Хәдичә Хәбибулла кызы шулай ук хезмәт куя, шул ук вакытта йорт хуҗалыгына һәм гаиләсенә дә вакыт табарга өлгерә. Ишановлар, Кыр урамына күченгәч, тора-бара үзләренең иркен һәм уңайлы йортларын салгач, һәрвакыт мал-туар: сарыклар, бозаулар, үгезләр, сыерлар асраганнар, кош-кортлар да җитәрлек була. Шулай итеп, хуҗабикәнең мәшәкатьләре шактый арта, өстәвенә улларын да аякка бастырырга кирәк. Шуңа да карамастан, күп еллар буе күңелендә йөрткән урта белем алу турындагы балачак хыялын язмабыз героинясы инде гаилә коргач тормышка ашырган.
Яшь гаилә Кама Тамагына күчеп килүгә үк, танышы Мөнәвәрә Галиева аңа кичке мәктәптә укырга тәкъдим итә, һәм Хәдичә аны уңышлы тәмамлый. Урта белем турында аттестат алгач, әңгәмәдәшем Казан кооператив техникумының читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм бухгалтер белгечлеге ала.
Заманында Хәдичәгә 18 яшь тулуга, колхоз председателе аны коммунистлар партиясенә керергә күндерә. Аннан аны авыл Советы депутаты итеп, аннары район Советы депутаты итеп сайлыйлар, һәм тора-бара ул райком бюросы әгъзасы була.
Олы улына бер яшь тулгач, аны балалар бакчасына бирәләр һәм әңгәмәдәшем сортларга аеручы булып почтага урнаша. Икенче улы Рамил белән авырлы чагында, 1979 елда, Хәдичә Казанда партия конференциясендә делегат була, декрет ялы тәмамлангач, өч елга якын АХТ диспетчеры булып эшли, аннары заготконторада склад мөдире булып хезмәт куя. Шулай ук 2004 елга кадәр авыл хуҗалыгы продуктлары кибетендә (РайПО) өлкән сатучы була, аннары эштән китә һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый, бистәдә «Аяз» азык-төлек кибетен ача. Тора-бара ул үз бизнесын сатып, лаеклы ялга чыга, әмма пенсиягә чыккач та эшсез утырмый – өч ел РайПО кибетендә сатучы булып эшли…
Зур шатлыклары – балалары, оныклары Һәм оныкчыклары
Мондый күркәм һәм нык гаиләләр турындагы язмаларда һәрвакыт билгеләп үткәнебезчә, моннан ярты гасыр элек барлыкка килгән гаиләнең матур дәвамы – әлбәттә инде, балалар, оныклар һәм оныкчыклар. Уллары Рушан һәм Рамилнең өчәр балалары бар. Шулай итеп, әби белән бабай оныкларга бай, алар алтау, инде 7 айлык оныкчыклары да бар.
Олы уллары Рушан, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында механикка укыган, хәзер исә балык тоту базаларының берсендә эшли. Ә Рамил башта Казан танк училищесына укырга кергән, аннары Тәтеш техникумына күчкән, абыйсы кебек үк, механик белгечлеге алган.
Сентябрь аенда Хәдичә Хәбибулла кызы туганнары һәм якыннары белән бергә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, ә 7 декабрьдә Азат Габдрахман улы белән алтын туйларын билгеләп үтәләр: алар, тормыш авырлыкларын җиңеп, бәхетле мизгелләргә куанып, ярты гасыр бергә янәшә атлап баралар. Без Ишановлар гаиләсен әлеге истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә иминлеге телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев