Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Мәхәббәт һәм тугрылыкны саклап, ярты гасыр бергә

Флюра һәм Рәшит Хәйруллиннар тормыш юлыннан инде ярты гасыр бергә атлыйлар, аларны алтын туйлары белән «Южная Околица» ТИҮ Советы әгъзалары котлады.

Бу мөһим вакыйганы алар якыннары янәшәсендә билгеләп үттеләр.

Тылсымчы-телемастер

Рәшит Гарәфи улын Южная Околицада яшәүчеләр генә түгел, район халкы да яхшы белә – заманында күп кенә каматамагылыларның телевизорлары һәм радиоалгычлары аның кулы аша узган. Телевизион сигнал чак барып җиткән иң ерак авылларда радиомеханик Рәшит Хәйруллин көче белән экраннарда барлыкка килгән бик үк идеаль булмаган сурәткә да әйтеп бетергесез шат булалар иде. Ул вакытта телевидение – дөньяга тәрәзә, ә телемастер иң кирәкле тылсымчы булды.

Кама Тамагында туып үскән язмабыз герое, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанда эшләп алгач, җитмешенче еллар башында Совет армиясе сафларына чакырыла. Хабаровскида радиоэлектрон көрәш (РЭБ) гаскәрләрендә хезмәт итә, төп бурычларының берсе дошманның радиоэлемтә, радионавигация һәм радиолокация чараларын һәм системаларын радиоэлектрон рәвештә кысу була, кораллы көчләрдә бу гамәл хәзер дә актуаль.

Ике елдан армиядән кайткач, Рәшит Казанның 41 нче техник училищесына укырга керә. Менә шул чакта булачак 5 нче разрядлы радиомеханик үзенең туган бистәсендәге пристаньда Куйбышев Затоныннан Флюра исемле модалы киенгән матур бер кызны очрата.

Пристаньда хыял кызы белән очрашу

– Казанга барышым иде, миндә ике зур чемодан, абыем Илгизәр ул чакта мине озата бара алмады һәм Кама Тамагындагы дусты Рәшиттән ярдәм итүен үтенде, - дип искә ала Флюра Әхәт кызы. - Пристаньда халык күп иде, этеш-төртеш – ул чакта билетны сатып алуы кыен, алар һәрвакытта да бөтен кешегә дә җитми иде. Рәшит чемоданнарымны эләктерде дә “омчик”ка кереп утырдык һәм Казанга биш сәгать бардык.

Юлда барганда, кыз егетнең дуслары күп булуына, алар белән аралашып баруына игътибар итә, ә шәһәрдә исә юлдашы аны йортына кадәр озатып кына калмый, чемоданнарын да дүртенче катка менгезеп бирә, бу, әлбәттә, кызның күңеленә хуш килә.

Флюра ханым хәзер дә бик күркәм күренә, кибетләрдә киемнәр әллә ни күп булмаган заманда ул үзе тегәргә, модалы киенергә теләп,  тегүче булырга хыялланган. Затон мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач, Казандагы тегү училищесына укырга керә, аны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый һәм 8 нче фабрикада эшли башлый, кичләрен кичке мәктәптә белем ала. Боларга өстәп, кыз матур итеп җырлый да  – сәүдә йорты каршындагы түгәрәктә вокал белән шөгыльләнә һәм һәр казанлыга, һәр башкала кунагына билгеле булган «Балалар дөньясы» кибетендә уза торган бәйрәмнәрдә чыгыш ясый. «Балалар дөньясы»ндагы чираттагы чыгышыннан соң  Флюра гадәти булмаган төймәле искиткеч ак пальтоны киеп карый – хыяллар чынга аша…

Игътибарын яулаган 

Рәшит үзе дә стильле киенергә яраткан: кызыл жилет белән ак водолазка, кулында кызыл транзистор, гомумән, хәзергечә әйткәндә, 70 нче еллар «стилягасы». Ул шундый матур кызны үзенә каратыр өчен зур тырышлык куярга кирәклеген яхшы аңлый. Өч ел дәвамында Флюраны ул эшләгән фабрикадан каршы ала, киноларга чакыра, ул катнашкан концертларга йөри, тәмле туңдырмалар белән сыйлый, сөйгәне артыннан йөрүче егетләр белән ирләрчә  сөйләшеп, аларны кыз янына башка килмәскә мәҗбүр итә.

Рәшитнең күп санлы дусларының туйларына да бергә бара алар, шуңа күрә ярты гасыр элек булачак кияү Затонга Флюраның әти-әнисеннән кызларын сорарга килгәч, кыз: «Әйе» дип җавап бирә һәм моңа бер тапкыр да үкенми. Туйны Кооператив урамындагы кияү йортында уздыралар…

Гомер буе хезмәт куйганнар

Училищены радиомеханик белгечлеге буенча бик яхшы билгеләргә тәмамлагач, Рәшит шәһәр радиотелевидение ательесында эшли башлый, ләкин әтисенең вафат булуы аны Кама Тамагына кайтырга мәҗбүр итә.

Монда ул КБОга телевизорлар ремонтлау буенча мастер булып урнаша. 80 нче еллар башында төсле телевизорлар барлыкка килгәч, Рәшит Гарәфи улы төсле телевизорлар ремонтлау буенча 3 айлык квалификация күтәрү курсларына Ростов-Донга китә. Ул безнең район кергән зонада мондый белем алган беренче телемастер була. 

Әмма 90 нчы еллар башында ремонт өчен запас частьләр кайтарту белән проблемалар барлыкка килә: зур ил таркала, катлаулы вакытлар башлана. Язмабыз герое район элемтә үзәгендә эшли башлый, цифрлаштыру чоры җиткәч, газ буенча техник вазыйфасына күчә, пенсиягә чыкканчы шул вазыйфада эшли.

Флюра Әхәт кызы исә 70 нче еллар уртасында читтән торып финанс техникумына укырга керә һәм дәүләт иминият оешмасында икътисадчы булып эшли башлый. Күп тә үтми, сәләтле һәм максатчан яшь ханым район башкарма комитетының баш хисапчысы дәрәҗәсенә күтәрелә, ә 1992 елда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте барлыкка килгәч, әлеге оешмага күчә. Лаеклы ялга чыкканчы, озак еллар дәвамында  мәшгульлек үзәгендә намус белән хезмәт куя. Фидакарь эшчәнлеге өчен лаек булган күп санлы бүләкләре шул хакта сөйли…

Һәрвакыт бергә, үзара ярдәмләшеп һәм бер-берсен саклап

Аларның 1979 елда ук төзи башлаган уңайлы йортларының тәрәзәсеннән Идел елгасы һәм Лобач тавы күренеп тора. Бакчаларында үскән төрле төстәге чәчәкләрнең күптөрлелеге таң калдыра, аларны карау өчен вакыт һәм көч кирәк, биредә декоратив үсемлекләр генә түгел, яшелчә, җиләк-җимешләр дә бик күп – хуҗаларның хезмәт сөючәнлегенең нәтиҗәсе бар җирдә дә ачык чагыла.

– Гомер буе үземә дә, кызларыма да күлмәкләр, костюмнар тектем, балалар бакчасына йөргәндә аларның өс-башлары башкалардан аерылып торды.  Барлык туганнарыма һәм якыннарыма да киемнәр тектем, - ди Флюра Әхәт кызы. – 23 ел кайнана белән яшәдем, аңа да игътибар һәм кайгырту кирәк иде. Ирем өйгә кәефсез кайткан чакларда аның кәефен күтәрергә тырыштым, биредә аны һәрвакыт көтеп торуларын һәм яратуларын белсен дип елмая идем. Хәер, ул да миңа ягымлы сүзләр әйтергә онытмый, шушы еллар буена әле һаман да мәхәббәтен белдерә, күп еллар үтсә дә, хисләребез суынмаган әле…

Нык гаилә тормышының сере дә шундадыр, мөгаен, чөнки алар бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен саклап, Эльвира белән Эльвина исемле матур кызлар үстергәннәр, өч оныклары бар. Олы оныклары Лиягә 18 яшь, аның белән бик горурланалар: кыз сәнгать мәктәбен тәмамлаган, биш тел белә, Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбендә укый. Һәм аның өчен дә, кече оныклар Рамазан белән Инсаф өчен дә яраткан әби-бабаларының фикере һәм киңәше бик мөһим, чөнки алар озак еллар бергә гомер итүнең генә түгел, күңел белән яшь булып калуның серләрен дә төгәл белә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев