Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Күңеле аның гел яшь

Район үзәгендә яшәүче Роза Борһанова июнь аенда юбилеен билгеләп үтте. Бу мөһим вакыйга белән аны «Богородское» территориаль-иҗтимагый үзидарәсе рәисе Татьяна Азанчеева һәм Кама Тамагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина котлады.

Безнең газета 15 елдан артык гомерен журналистикага багышлаган бу актив һәм армый-талмый торган ханым турында күп тапкырлар язды. Педагогик белем алгач, Роза Исмәгыйль кызы туган поселогында сәяси агарту кабинеты китапханәчесе булып эшли башлый, тырыш һәм белемле кызны анда тиз күреп алалар һәм «Кызыл байрак» газетасына чакыралар. Корректор вазифасыннан башлап, Роза Исмәгыйль кызы әдәби хезмәткәр, соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли. Иҗади сәләте, үзенә йөкләтелгән эш өчен җаваплы булуы нәтиҗәсендә ул район редакциясе һәм типографиясендәге зур  коллективның тулы хокуклы әгъзасына әверелә.

Ул вакытта редакциягә килгән хатларның күпчелеге татар телендә була. Роза Исмәгыйль кызы татар теленнән русчага тәрҗемә иткән һәм штаттан тыш хәбәрчеләр белән даими элемтәдә торган. Ул вакытта районның барлык хуҗалыкларында авыл корреспондентлары постлары бар иде, җәяү дә, редакция машинасында да шактый километр ара үтелгән. Газетада чыгачак берничә юл өчен язмабыз герое һәм аның хезмәттәшләре юлда очраган машиналарда да, хәтта тракторларда да командировка урынына барган.

Авыру апасын карарга Әлмәткә китәргә туры килгәч, ул анда да күп тиражлы «Химик» газетасында корреспондент булып эшли, намус белән хезмәт куя, чөнки башкача булдыра алмый. Фидакарь хезмәте һәм эшендәге югары күрсәткечләре өчен Роза Исмәгыйль кызы җитәкчелекнең һәм профсоюз оешмасының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.   

Аның иң яраткан мавыгуларының берсе – шигърият. «Первые шаги» шигырьләр җыентыгы 2004 елда, «Второе дыхание» җыентыгы 2014 елда чыга. Бар хисләрен мәхәббәт, хатын-кыз язмышы, туган җир һәм әни турындагы лирик шигырьләренә сала. «Говорите маме о любви, нежных слов для них вы не жалейте. Отложите все дела свои, лаской и вниманьем обогрейте…» ди ул шигырьләрендә. Алар язмабыз героеның әйләнә-тирә дөньяга битараф булмаган кеше буларак борчыган кискен социаль темалар белән үрелеп бара.

Хәзер дә, ил өчен авыр вакытта, ир-егетләребез үз гомерләрен куркыныч астына куеп, туган җиребезне яклаганда, ул да вакыйгалардан читтә кала алмый.

– Роза Исмәгыйль кызы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче яклаучыларыбызга һәртөрле ярдәм күрсәтә, - диде Надежда Хәмзина. - Маскировка челтәрләре үрү өчен пәрдәләр китерә, мобилизацияләнгәннәргә акча күчерә. Менә тагын ул егетләргә ярдәм тапшырды, ә алар моңа бик мохтаҗ...

2015 елда аның “Из семейного очага” дигән матур атамалы тагын бер китабы чыга. Якыннарыбыз һәм туганнарыбыз – һәрберебез өчен тормыш нигезе. Ә Роза Исмәгыйль кызы дәү әни генә түгел, инде дәү әби дә.

«Богородское» ТИҮ рәисе Татьяна Азанчеева һәм Кама Тамагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина юбилярны бәйрәме белән чын күңелдән котладылар, аның киләчәктә дә шулай тормышка битараф булмавын теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Роза Исмәгыйль кызы бик актив кеше – газетада эшләгәндә ул барлык чараларда: тематик кичәләрдә, концертларга йөрүдә, терлекләр өчен коллектив белән яфраклы азык әзерләүдә, спорт ярышларында актив катнашкан. Гаҗәп, әмма барысына да вакыт табылган…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев