Ирле-хатынлы Әскәровлар – алтын юбилярлар
Без Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел дәвамында район газетасы битләрендә 50 ел бергә яшәүче һәм гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен саклауда үрнәк булган нык гаиләләр турында язабыз.
Сафиулла Гафият улы белән Мөнәвәрә Хәертдин кызы, һичшиксез, шундый парларның берсе.
Әскәров Миңнур абый (ул паспорт буенча гына Сафиулла) Даныш авылының хөрмәтле кешесе, аны монда һәркем белә. Олы яшьтә булуына карамастан, ул актив, авыл тормышында катнаша һәм туган җирен төзекләндерүгә зур өлеш кертә. Авылдашлары аның яхшы күңелле, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер, оптимистик һәм шат күңелле кеше булуы турында әйтә. Мөнәвәрә апа гомер буе укытучы булып эшләгән. Ул иренең хезмәт сөючәнлеген, уңай холкын һәм гаиләгә тугрылыгын бәяли.
Алар бакчада кайнашырга бик яраталар, күп вакытларын җимеш агачларын карау-тәрбияләүгә багышлыйлар. Мөнәвәрә апа алма бакчасының үзләренең горурлыгы һәм юанычы булуы турында әйтте. Бакчада бик күңелле, биредә чиста һәм төзек, алмагачлар, груша, карлыган, чия, крыжовник һәм чәчәкләр күп. Агачларны алар 1974 елда утырта башлаган, беренче үсентеләрне питомниктан алып кайтканнар. Янәшәдә генә умарталар урнашкан – Миңнур абый умартачылык белән шөгыльләнә.
Матур йорт та, мул итеп җимеш бирүче бакча да хуҗаларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Сафиулла Әскәров Чаллы авылында туган, әтисе Гафиятулла да шул авылдан булган, Сафиулла дигән исемне улына нәкъ менә ул кушкан. Тик сугыш башлана һәм Гафиятулла абый ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә сугышка китә, аңа баласының ничек үскәнен күрергә насыйп булмый – батырларча һәлак була. Ә хатыны күкрәк баласы белән туган авылы Данышка кайтып төпләнә, авыр ачлык еллары булуга карамастан, аңа туганнары ярдәм итә. Бала чакта Миңнур абый авырып китә, һәм ул вакыттагы гадәт буенча, аңа башка исем бирәләр. Аны барысы да Миңнур абый дип йөртә, әтисе биргән исем документларда гына калган.
Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, 12 яшеннән эшли башлаган. Гомере буе авыл хуҗалыгында, колхозда эшләгән. Хезмәт юлын эшче булып башлаган, аннары белем алып, механизатор булган. Миңнур абый хәзер дә техниканы яхшы белә, үзенең гадәти булмаган тракторын ремонтлый һәм һәрчак аны эш хәлендә тота, заманында барысына да өйрәткән, техникумга укырга җибәргән, ярдәм иткән остазларына ул бик рәхмәтле.
1970 елда үз куллары белән яхшы иркен йорт салган, бура өчен бүрәнәләрне үзе әзерләгән, үзе җыйган.
Мөнәвәрә Хәертдин кызы Келәнчедә туып үскән, туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаган. Алар гаиләдә җиде бала үскән, Мөнәвәрә апа – өченчесе. Ул әти-әнисенең гаилә тормышының чын үрнәге булганнары турында әйтә: «Әти-әниебез эш сөючән кешеләр иде, алар зур, тату һәм нык гаилә кордылар, ләкин, кызганыч, әти – 68, әни 76 яшьтә вафат булдылар, мондый юбилейга җитә алмадылар. Барлык балаларын да яхшы кешеләр итеп үстерделәр, без барыбыз үз тормышларыбызны кордык, барчабыз да имин генә гомер итәбез. Гаилә традицияләрен саклап калдык. Туган йортыбызда беркем дә яшәми, әмма без барыбыз да аны карап торабыз: тәрәзәләрне алыштырдык, түр бакчаның коймасын яңарттык, гаилә оясын саклап калырга тырышабыз, оныклар да бу эшкә кушыла».
Мәктәпне тәмамлагач, Мөнәвәрә Хәертдин кыз Олы Бортас мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли, педучилищега укырга керә, аны тәмамлагач, Казанга китә, балалар бакчасында өч ел тәрбияче булып эшли. Ләкин булачак ире аны Данышка алып кайта, анда ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләвен дәвам итә. Кайнанасы һәм аның сеңлесе белән 30 ел дус-тату яши. «Бернигә дә үкенмим, үз йортыбыз, бер дигән балаларыбыз һәм оныкларыбыз бар, ә бу, мөгаен, иң мөһимедер. Олы кызыбыз Миләүшәне бөтен район белә, ул ашыгыч ярдәм машинасында эшли, кешеләргә булыша. Кече кызым Ландыш университетның юридик факультетын тәмамлады, хәзер полиция подполковнигы, тиздән стаж буенча пенсиягә чыгачак, олы кызыбыз инде стаж буенча пенсиядә», - дип уртаклашты безнең белән Мөнәвәрә апа Әскәрова.
Олы оныклары Булат Талипов әбисе һәм бабасы янында яши, “Татавтодор”да эшли, тиздән төзелеш университетын тәмамлый, якын кешеләренә булыша һәм алар турында һәрвакыт кайгыртырга вәгъдә итә.
Кече оныкларына 10 яшь, ул да авылга еш кайта.
Әскәровлар, авылда яшәүче күпләр кебек үк, сыер, кош-корт асрыйлар. Ә ишегалдында һәм йорт тирәсендә чәчәкләр үсә, алар җәй буе тирә-юньдәгеләрне матур төсләре белән сөендерә. Өйдә дә чәчәкләр күп, эчтә дә, тышта да матур һәм уңайлы.
Авыл кешеләре әйтүенчә, гаилә башлыгы һәрвакыт хезмәттә, һәрчак хәрәкәттә. Кешеләр еш кына аның янына киңәш сорап киләләр, ул һәрвакыт ачык күңелле, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Миңнур абый Даныш авылындагы сөт кабул итү пунктында да булыша, «Авылда эшләмичә булмый» дип, эшсез утыра алмавы турында әйтә.
Ә безнең “Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?” дигән традицион соравыбызга хуҗабикә болай дип җавап бирде: «Сабырлык, хөрмәт һәм мәхәббәт – бәхетле никахның нигезе. Миңнур беркайчан да вакчыл булмады, битәрләмәде, рәнҗетмәде. Иремнән бик уңдым, безгә бәхет елмайды – бер-беребезне очраттык һәм гаилә кордык».
Әскәровлар гаиләсен Даныш авылында яңартылган чишмә ачылышында Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин алтын туйлары котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев