Иң мөһиме - саулык һәм тынычлык
Олы Салтык авылында яшәүче Зөфәр абый һәм Румия апа Мифтаховларның тормыш корып яши башлауларына 65 ел булды.
Сугыш чоры балаларының берсенең дә тормышы жиңелләрдән булмаган. Зөфәр абый белән Румия апа авыр тормыш юлы узсалар да, үткән чорны сагынып искә алып сөйлиләр. Ә хәзерге көннәре өчен алар бик шат. Олы кешегә күп кирәкми бит, сәламәтлек белән тынычлыктан кадерле берни дә юк, ди алар.
Зөфәр абыйның әтисе Бөек Ватан сугышына киткәч, әниләре 1942 нче елда үлеп китә, өч бала ятим кала. Олы апалары Галиябануны Уралга эшкә җибәргән булалар. Балалар үзләре генә калгач, аны кире кайтаралар. Шул апалары балаларны, ятимнәр йортына бирмичә, үзе тәрбияли, карый. «Ике мәртәбә килделәр мине алырга, апа бирмәде. Ачлыктан безне сыерыбыз коткарды, бик әйбәт, сөтле сыер иде. Күршеләр дә бик булыштылар, гомер буе бик тату яшәдек, - дип күз яшьләре белән искә алды Зөфәр абый.
Апасы колхоз эшенә киткәндэ кушып калдырган йорт эшләрен үзе булдыра алганча эшләргә тырышкан. Ул вакытта бөтен эш ат көче белән башкарылган. Зөфәр абыйны да эшкә яраклы була башлауга, ат белэн кырга ягулык ташырга билгеләгәннәр, анда 12 ел эшләгән. Соңрак аның хезмәт юлы колхозның терлекчелек фермасында узган.
«Гомер буе атлар яраттым, эштән туктагач та, берничә ел ат асрадым әле мин», - ди ул.
«Сугыш беткән көнне абый белән икәү инешкә суга төшкән идек. Шунда сугыш беткән дигән хәбәрне ишетеп, сөенечебездән чиләкләрне ташлап, урам буйлап йөгердек, нинди хисләр кичергәнебезне аңлатып бетерерлек түгел», - дип искә ала Зөфәр абый.
Бәхеткә, әтиләре сугыштан исән-сау кайта. Озакламый балалар әниле дә була. Үги әни ятим балаларга ана җылысын бирергә тырыша. Ярыйсы гына яшәп китәләр.
Зөфәр абый армия сафларында 3 ел да 4 ай хезмәт итеп кайткач, авылдашы Румия апа белән ай ярым гына очрашып йөриләр һәм озакламый өйләнешеп тә куялар.
Румия апа Зыя бабай белән Нәгыймә әбидән туган унбер баланың алтынчысы була. Зыя бабай атаклы укытучы һәм укымышлы Сафиннар династиясеннән, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, сугыштан кайткач та укытучылык эшен дәвам иткән.
Гаилә елы уңаеннан район күләмендә уздырылган «Гасырлар кайтавазы» бәйгесендә Айнур һәм Гөлсирин Сафиннар гаиләсе шушы династия данын яклап катнашты һәм җинү яулады.
Румия апаның хезмәт юлы терлекчелектә үткән. Ул колхозда сыер да сауган, бозаулар да, дуңгызлар да караган. Билгеле, хезмәт яраткан кешегә барысын да курыкмыйча, ышанып тапшыралар.
Зөфәр абый белән Румия апа өч бала үстергәннәр. Олы кызлары Илсөяр, аннары игезәк уллары Әмир белэн Дамир дөньяга килгән. Кызганыч, тормыш гел җайлы гына бармый шул. Румия апа катлаулы операция кичергән. Кинәттән генә киленнәре Зәкия авырып үлгән. Әмир белән Зәкиянең бердәнбер кызлары Әлфинур әнисез калган. Шул баланы дәү әнисе белән дәү әтисе ятимлек ачысын күрмәсен дип тәрбияләп үстерделәр, югары белем алырга мөмкинлек бирделәр. Кызлары Илсөяр ялгыз калгач, оныклары Ринат та берникадәр вакыт алар тәрбиясендә яшәде.
Әле алай гына да түгел, авылда бер туганы да булмаган Русланны үз балалары кебек кабул иттеләр. Тәрбиягә алган әбисе үлеп киткәч, Русланны Зөфәр абый белән Румия апа үз гаиләләренә сыендырып, гаилә җылысын бирделәр. Ул аларны якын итеп, дәү әни, дәү әти дип йөри. Руслан махсус хәрби операциягә киткәч, аның өчен борчылып, ут йотып яшиләр. Хәрби бурычын үтәгәндә, Руслан яраланган. Мөмкинлеге булуга, ул үз гаиләсенә кайткан кебек туры шушы йортка кайта, чөнки аны монда сөенеп каршы алалар.
Бүгенге көндә күңелләре тыныч, көннәре якты аларның. Балалары, оныклары ирешкән уңышларга сөенеп яшәп яталар. Бигрәк тә яшьләй авариягә эләккән оныклары Динарның уңышларына куаналар. Инде ничә еллардан бирле кул көрәше буенча Россия чемпионатында катнашып, призлы урыннар ала. Һәр туар көнгә сөенеп яши Зөфәр абый белән Румия апа.
«Без күргәнне беркем күрмәсен, кавышканнар икән, гомерлек булсын. Балалар ятимлек ачысын белмәсен, дөньялар тыныч булсын. Бөтен кешегә дә тынычлык, сәламәтлек телибез»,- ди алар.
Мәйсәрә Гомәрова, Лилия Заһидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев