Ярты гасырлык гаилә тарихы
Кама Тамагында яшәүче Рәис һәм Зөләйха Исмәгыйлевлар 4 ноябрьдә алтын юбилейларын билгеләп үтә, без исә әлеге әһәмиятле вакыйга алдыннан юбилярлар белән якыннанрак танышырга булдык.
Идеаль тәртип хөкем сөргән иркен, пөхтә йортның хуҗабикәсе Зөләйха Низам кызы бәлешләр дә пешереп өлгергән иде инде.
Ай-ваема карамастан, ул мине мул табын артына чакырды, һәм без, хуш исле чәй эчеп, җай гына гаилә турында әңгәмәбезне башладык.
Күп балалы гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнгән
– Тумышым белән мин Яңа Саладан, - диде Рәис Фатыйх улы. - Сигез балалы гаиләдә үстем. Әтием Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1944 елда яраланып фронттан кайткан.
Сугыштан кайткач, Фатыйх Исмәгыйль улы башта сәркатип, аннары авыл советы рәисе булып эшли, тора-бара аңа колхоз белән җитәкчелек итү эшен тапшыралар. Колхоз рәисе булып ул 20 ел хезмәт куя. Ә язмабыз героеның әнисе Рәхимә Газиз кызы икмәк пешерү цехы мөдире була. Шунлыктан Рәис әфәнде әти-әнисе тырышлыгы белән һәр табында барлыкка килгән икмәкнең бәһасен кечкенәдән үк белеп үскән.
Шуңа күрә үз һөнәрен сайлаганда, һич икеләнми: 8 сыйныфтан соң Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, 1972 елда туган авылының «Яңа юл» колхозында агроном-орлыкчы булып эшли башлый.
Авыл юлы язмышны хәл иткән
Бу вакытта Чистай педагогия училищесында Татар Талкышы авылыннан Зөләйха исемле кыз укый, 1973 елда ул дус кызы Диләрә белән юллама буенча Кама Тамагына килә.
– Август ае иде, без пароходта килдек, - дип искә ала Зөләйха Низам кызы ул чакларны. - Төнге сәгать бердә пристаньга төштек – караңгы, салкын. Вокзалда кундык, иртән район мәгариф бүлегенә бардык, анда безне РОНО мөдире Мансур Шәрип улы Сафин каршы алды. Ул Диләрә белән мине Яңа Салага урнаштырды, авылга бару өчен машина тапты.
Шулай килеп чыга ки, нәкъ шул көнне үз эшләре белән район үзәгенә яшь агроном Рәис Исмәгыйлев килә.
– Миңа Мансур Шәриф улы мөрәҗәгать итеп: «Сезнең авылга ике кызны илтергә кирәк», - диде, - дип елмаеп искә ала Рәис Фатыйх улы үзенең булачак хатыны белән беренче очрашуын.
Бу йөк машинасы була, кызлар кузовта бара, ләкин егет шул чакта ук сөйкемле Зөләйхага игътибар итә, дөрес, алар бераз соңрак очраша башлый. Әңгәмәдәшем балалар бакчасына эшкә урнаша һәм октябрь аенда барысы белән бергә бәйрәм концертына әзерләнә, анда ул алып баручы була. Ә Рәис әфәнде комсомол оешмасы секретаре була һәм бу чарада бик актив катнаша. Әлеге гаилә тарихы әнә шулай башланып китә, ә бер елдан – 4 ноябрьдә – Яңа Сала авылында яшь һәм матур пар – Рәис белән Зөләйха Исмәгыйлевлар гаиләсе барлыкка килә. Шунысы гаҗәп (бусы соңрак ачыклана): яшь парның әти-әнисе дә никахларын 4 ноябрьдә теркәгән – менә шундый язмыш могҗизасы…
Агроном колхоз рәисе итеп билгеләнә
Шул ук вакытта яшь һәм перспективалы агрономны авыл хуҗалыгы идарәсендә күреп алалар – Рәис Фатыйх улы районның агроном-мелиораторы итеп билгеләнә. Яшь гаилә Кама Тамагына күченә, 1975 елда олы кызлары Ләйсән туа.
Өч елдан әтисе Фатыйх Исмәгыйль улы колхозны башка җитәкчегә тапшырырга вакыт җитте дигән карарга килә.
– Ул вакытта партия райкомының беренче секретаре Мөхәммәт Борһан улы Борһанов иде, - дип искә ала Рәис Фатыйх улы. - Һәм ул «Яңа юл» колхозы рәисе вазифасына минем кандидатурамны тәкъдим итте, 1978 елның мартында колхозчыларның гомуми җыелышында бу вазифага мине расладылар…
Әлбәттә, беренче чорларда җиңел булмый, әмма әтисе сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итә – аның тәҗрибәсе, ярдәме яшь җитәкче өчен алыштыргысыз була. Шул рәвешле, болай да яхшы исәптә булган колхоз авыл хуҗалыгы культураларының уңышы, савым, терлек саны күрсәткечләре буенча тагын да активрак алга бара башлый. Колхоз рәисе эшкә сәләтле һәм нәтиҗәле команда булдыру максатыннан, колхозга яшь белгечләр кайтсын өчен мәктәпне тәмамлаучыларны авыл хуҗалыгы уку йортларына укырга җибәрә.
Табигать катаклизмнары белән дә көрәшергә туры килә аңа. Мәсәлән, 1981 елда корылык сәбәпле, уңыш начар була, һәм терлекләргә саламны тимер юл аша Казахстаннан алып кайталар. Авыл хуҗалыгы техникасы белән Кустанай өлкәсенә барып, колхозчылар аны үзләре әзерли.
Уңышлы тәҗрибә һәм яхшы нәтиҗә
Рәис Фатыйх улы төзелешкә дә аерым игътибар биргән, ул җитәкчелек иткән чорда чишмәдән сузылган торбаүткәргеч аша торак йортларга су кертелә, механизаторларга мастерскойлар, җылы тукталыш урыннары, колхозчыларга яңа йортлар, урамнарда тротуарлар барлыкка килә. Шулай ук колхозда 3000 башка исәпләнгән дуңгыз комплексы төзелә, ә 1983 елда Яңа Саладан үзәк магистральгә кадәр асфальт юл түшәлә. Авылда мондый уңышлы тәҗрибә белән уртаклашу өчен авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча республика семинары уза, язмабыз герое Мәскәүдә узган Бөтенроссия колхозчылар слетында Татарстан делегаты буларак катнаша.
90 нчы еллар башында партия райкомының беренче секретаре Миндил Шәмсетдинов, Рәис Фатыйх улын яхшы белгәнгә күрә, аңа авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләүне тәкъдим итә. Ул вакытта районда 17 колхоз, 3 совхоз һәм 5 ярдәмче хуҗалык исәпләнә, шулай ук аның контролендә төзелеш идарәсе, кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы техникасы, ветеринария берләшмәсе һәм башка структуралар була, шунлыктан алда зур бурычлар торган, тик район өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә катлаулы еллар башлана…
1998 елда Рәис Фатыйх улына Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә, ә 2000 нче еллар башында ул Красновидоводагы икмәк кабул итү предприятиесенә җитәкчелек итә башлый, соңрак районның башка стратегик мөһим объектларында да эшли. Лаеклы ялга чыккач та, героебыз һаман да актив һәм энергиягә бай: йорт тирәсендә, яшелчә бакчасында, ишегалдында – бөтен җирдә тәртип. Хезмәт сөючән кеше өчен теләсә кайсы яшьтә дә ял көннәре юк.
Үз эшенең остасы
Шушы еллар дәвамында Зөләйха Низам кызы гел аның янәшәсендә була, ул ире өчен тугры гомер юлдашы, кызларына бер дигән әни генә түгел, үз һөнәрендә уңышка ирешкән эшлекле ханым да. 1978 елда гаилә 3 яшьлек кызлары белән Кама Тамагыннан Яңа Салага күченгәч, Исмәгыйлевлар яңа балалар бакчасы төзелешенең инициаторлары була, аннары Зөләйха Низам кызы аңа мөдирлек итә, тора-бара әлеге балалар бакчасы Кама Тамагы районының иң яхшы мәктәпкәчә учреждениесе булып таныла.
Ә безнең газета Зөләйха Исмәгыйлеваның педагог буларак та, җитәкче буларак та уңышлары турында берничә тапкыр язды. 2001 елның октябрендә чыккан «Үз эшенең остасы» мәкаләсендә болай диелгән: «1992 елда Зөләйха Низам кызы Кама Тамагының 1 нче балалар бакчасы педагогларының зур һәм тату коллективына янә кушылды... Балаларга татар теле укыту буенча максатчан һәм нәтиҗәле эшен исәпкә алып, 1996 елда аңа I квалификация категориясе бирелгән. 1998 елдан бирле Зөләйха Низам кызы әлеге мәктәпкәчә учреждение мөдире булып хезмәт куя... Бүгенге көндә 238 бала тәрбияләнүче һәм 56 хезмәткәр эшләүче район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасындагы иң зур коллективны җитәкләп, ул яхшы нәтиҗәләргә иреште. 1 нче балалар бакчасы «Елның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» дигән һәм күп кенә бәйгеләрдә җиңүче дип танылды. Ул үз эшенең остасы! Әйе, аны педагогик хезмәт остасы дип атарга була...»
2008 елда мәктәпкәчә учреждениедә «Педагоглар һәм ата-аналар арасында партнерлык мөнәсәбәтләренең заманча формалары һәм методлары» республика семинары уздырылган, ул шулкадәр уңышлы уза ки, киләсе елда Зөләйха Низам кызы җитәкчелегендәге балалар бакчасы янәдән республика семинары мәйданчыгына әверелә һәм аның максаты педагогларда эшнең яңа формалары һәм методлары турында күзаллау формалаштыру аша тәрбия-белем бирү процессын гамәлгә ашыру шартлары белән танышу була.
Зөләйха Низам кызы кырык елга якын гомерен яшь буынны тәрбияләү эшенә багышлаган, һәм үзенең бу һөнәрне сайлавына беркайчан да үкенми. 2011 елда мәгариф өлкәсендә куйган хезмәте өчен аңа «Россия Федерациясе гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән исем бирелгән.
Төп казаныш – балалар һәм оныклар
Рәис белән Зөләйха Исмәгыйлевлар тормышта нинди генә уңышларга ирешсәләр дә, бу алтын парның төп казанышы – кызлары Ләйсән һәм Ләйлә, алар әти-әниләренә оныклар һәм оныкчыклар бүләк иткән. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган Ләйсән медицина институтының дәвалау факультетында белем алганнан соң, Казанда табиб булып эшли. Аның улы Булат, армия хезмәтен үтеп, энергетика институтында укый, шул ук вакытта эшли дә. Кама Тамагында яшәүче кече кызлары Ләйләнең улы Ризван да, көллияттән соң, армиядә хезмәт итеп, гражданлык бурычын үтәгән һәм хәзер Казан авиация институтында читтән торып укып, шулай ук эшли.
Исмәгыйлевлар гаиләсендә 3 ел элек шатлыклы вакыйга булган – оныкчыклары Әминә (кече кызлары Ләйләнең оныгы) туган. Әле күптән түгел генә әби белән бабай балалар бакчасындагы бәйрәм чарасында булганнар һәм хәзер аларның өйләрен, ярты гасыр элек гаилә корган чактагы көзге көннәрне хәтерләтеп, оныкчыклары Әминә бүләк иткән алтынсу төстәге өрәңге яфраклары бизи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев