Ярты гасырдан артык бергә
Иван Георгиевич белән Любовь Николаевна Лупаческулар 8 декабрьдә алтын туйларын билгеләп үтә, алар инде 55 елдан артык бергә.
Без бу гаилә турында җентекләбрәк сөйләргә булдык.
Иван Лупаческу тумышы белән Молдавиядән, аның хатыны Любовь Николаевна Куйбышев Затонында туып үскән. Кыз белән егет ерак 1967 елда Казахстанда танышкан, алар анда икесе дә укудан соң юнәлеш буенча киткән булалар. Элегрәк Иван Георгиевич Молдавиядә училище тәмамлаган, башта моторист-тракторчыга, аннары машина йртүчегә укыган.
Любовь Николаевна Горький өлкәсендәге Городецкий педагогика училищесын тәмамлаган, анда аның туган апасы яшәгән. 1967 елда юллама белән бөтен төркемнәрен Казахстанга җибәргәннәр. Дус кызы белән бергә ул Павлодар өлкәсендәге «Жанажол» совхозына эләгә, Любовь Николаевна балалар бакчасы мөдире, дус кызы тәрбияче була. Ә Иван 1964 елдан бирле анда чирәм җирләрне күтәрүдә эшли. Алар Октябрь бәйрәменә багышланган кичәдә танышалар, ә Яңа елны инде бергә каршылыйлар. «Туй турында уйлана башладык, ләкин безне кире уйларга күндерделәр. Туйны якын кешеләрдән еракта читләр белән билгеләп үтмәгез, диделәр. Һәм без туйны әти-әниләр белән үткәрү өчен кичектерергә булдык», - дип уртаклашты газета белән Любовь Лупаческу.
1969 елның октябрендә олы кызлары Лариса туа. Яшь гаилә Яңа ел алдыннан бала белән иренең әти-әнисе янына Молдавиягә кайта. Анда куматрия, баланың чукындыру йоласын үткәрәләр. Бөтен туган-тумача бергә җыела, шул уңайдан туйны да билгеләп үтәләр. Төн буе бәйрәм итәләр, Молдавиядә шундый күңелле гадәт бар. 1971 елда алар янына кунакка Любовь Николаевнаның әнисе килә, ул аларга Куйбышев Затонына күченергә тәкъдим итә. Һәм бер елдан яшьләр күченергә карар кыла. Молдавиядә алар инде эшли торган була (берсе балалар бакчасы мөдире, икенчесе самосвал йөртүче), документларын алганда, калырга да күндереп карыйлар: Молдавиядә ел әйләнәсе җылы, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өлгереп тора, уңдырышлы җир... «Ләкин туган якны, Идел буйларын, табигатьне, кадерле кешеләремне сагындым. Туган як үзенә тартты, бик кайтасым килде, ирем дә риза булды», - ди Любовь Николаевна. Затонда икесе дә эшкә урнашалар, Иван Георгиевич навигациядә, аннары РБФда эшләгән, Любовь Николаевна эшен суднолар ремонтлау заводында оператор булып башлаган, балалар бакчасында ул вакытта урыннар булмаган, бераз соңрак профком бухгалтеры булып күчкән, 1974 елдан 2002 елга кадәр пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән.
Яшьләр 1974 елның 8 декабрендә Куйбышев Затонында кече кызлары Анжела тугач язылышалар.
Башта яшьләр әти-әниләре белән яшәгән, аннары үз торакларын булдырганнар – Иван Лупаческу рейс автобусын йөртә башлагач, 1978 елда поселок Советыннан ике бүлмәле фатир биргәннәр. Ул автобус руле артында 25 елдан артык штрафларсыз диярлек хезмәт куйган, һәм бу вакыт эчендә бөтен һөнәри эшчәнлеге буена бер генә тапкыр да авариягә юлыкмаган.
Бик иртә торырга, техниканы ремонтлау белән шөгыльләнергә, төзек булмаган юллардан йөрергә туры килсә дә, ул үз эшен яратып башкарган.
Ике кызлары да мәктәпне Затонда тәмамлаганнар. Лариса Молдавиядәге техникумда укуын дәвам иткән, уку чорында шундагы әбисе янында яшәгән. Ә техникумны тәмамлагач, Затоннан йөргән егете килеп, туган поселогына алып кайтып киткән. Туйдан соң алар күп еллар дәвамында бергә навигациягә йөргәннәр. Хәзер Лариса Волготанкерда аш пешерүче булып эшли, кызы гаиләсе белән Казанда тора, аның инде үзенең дә улы бар.
Кече кызлары Анжела Кама Тамагында яши. Ул ике бала: ул һәм кыз үстергән.
Юбилярларыбызның өч оныклары, бер оныкчыклары бар.
“Бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә?” дигән традицион соравыбызга Любовь Николаевна: «Мин һәрчак иремә юл куйдым. Хатын-кыз табигате буенча йомшак, сабыр, юл куючан, аңлаучан булырга тиеш. Ә ир-ат – гаиләгә табыш китерүче. Без инде күптән лаеклы ялда, ирем бик әйбәт бабай, күп вакытын һәм игътибарын оныкларына багышлый. Ир белән хатынны балалар һәм оныклар берләштерә, тормышның иң бәхетле мизгелләре алар белән бәйле. Ә кеше тормышында иң мөһиме – гаилә!» - дип җавап бирде.
Гаилә башлыгы да ир-ат бәхете – эштә уңышка ирешү һәм гаилә кору дип саный.
Россиядә 2024 елда игълан ителгән Гаилә елы тәмамланып килә, әмма без район газетасы битләрендә яшьләргә үрнәк булган юбиляр парлар турында язуыбызны дәвам итәчәкбез.
Безнең белән бергә булу өчен 2025 елның беренче яртыеллыгына язылырга онытмагыз. Моннан тыш, якын кешегезне район газетасына яздыру – Яңа елга менә дигән бүләк, ул аны алты ай буена һәр атна саен сөендереп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев