Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Гаилә бәхетенең серләре турында

Кама Тамагыннан Гомәр һәм Флюра Сафиннар июнь аенда гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үтте.

Яшьләр микрорайонында яшәүчеләр Флюра Хәмитовнаны «Чулпан» кибете хуҗабикәсе буларак бик яхшы беләләр, анда һәрвакыт кирәкле азык-төлекне сатып алырга була. Бу юлы да ул кибеттә иде. Сатып алучыларның олысын да, кечесен дә җылы каршы алып, һәркем белән уртак тел таба. 

– Флюра Хәмитовна игелекле, тыныч, эш сөючән һәм безгә игътибарлы, кирәк икән, һәрвакыт ярдәм итә, – ди кибеткә кергән Резидә Заһидуллина.

Хезмәт юлы иртә башланган

Язмабыз героеның тормыш тарихы моннан бик еракта – Уралда башлана. Аңа алты ай чакта әтисе үлә, әнисе Сөембикә кечкенә баласы белән туган ягына – Балчыклы авылына күченеп кайта.

– Әнием мине генә түгел, тагын ике кызны – якын туганнарыбызның әти-әнисез калган кызларын да үстерде, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Алар миңа бертуганнарым кебек булдылар…

Аның хезмәт тормышы иртә башлана: Балчыклы башлангыч мәктәбеннән соң, Иске Казиледәге сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, фермага сыер савучы булып эшкә урнаша. Ул вакытта аңа нибары 15 яшь кенә була. 

Туйлары клубта узган

Ә Балчыклыда туып-үскән ире 11 балалы гаиләдән, шуларның 7 се ир балалар була. Абыйлары хәрби хезмәттә булганга, Гомәрнең армиягә бару чираты тиешледән бераз соңрак килеп җитә. 

Шул арада Флюра һәм Гомәр очраша башлыйлар, аннары егет туган җирләрдән шактый еракка – Германиягә хәрби хезмәткә чакырыла. Бер ел буе ике арада хатлар йөри, солдат ялга кайткач, очрашалар, әмма очрашу озакка бармый: Гомәр яңадан хезмәт урынына китә. 

Егет армиядән кайткач, яшьләр гаилә корырга карар итәләр. Туй клубта уза, бөтен авыл белән бәйрәм итәләр, ә аннан яшь гаилә Кама Тамагына күченә.

Гаилә бәхетенең сере

Гомәр Гариф улы авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында машина йөртүче булып эшләгән, аннары газ хезмәтенә күчкән, аннан пенсиягә чыккан. Ә Флюра Хәмит кызы күп еллар РайПОда хезмәт куйган, аны Кама Тамагы халкы үз эшенә битараф булмаган һәм җаваплы сәүдә хезмәткәре буларак бик яхшы хәтерли. Әңгәмәдәшем лаеклы ялга район хастаханәсе бухгалтеры вазифасыннан чыккан. Әмма, күргәнебезчә, язмабыз герое кул кушырып утырырга яратмый, тирә-юньдәгеләргә файда китереп, үзе өчен яхшы таныш булган эш белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Алтын юбилярларыбыз ике бала үстергән, бүгенге көндә инде 5 оныклары бар. Уллары Илнур заманында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, хәзер эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Кызлары Гөлнара, медицина училищесын тәмамлап, Буада медицина хезмәткәре булып эшли. Өстәвенә, ул күп балалы әни дә әле: өч кызы бар, иң олысына инде 25 яшь. Шулай итеп, вакыт елгасы ага, ә гомер балаларда, хәзер инде оныкларда дәвам итә. 

«Шулай озак һәм бәхетле яшәүнең сере нәрсәдә соң?» дигән сорауга Флюра Хәмит кызы, елмаеп, болай дип җавап бирде:

– Минем әнием 95 яшькә кадәр яшәде, шуның кырык елын ул безнең гаиләдә үткәрде. Ирем аңа бик ихтирамлы мөнәсәбәттә булды, әни дә аны яратты. Улыбыз Илнур өйләнгәч, киленебез дә 10 ел безнең янда яшәде. Шуңа күрә иң мөһиме – үзара уртак тел таба белү, бер-береңне хөрмәт итү һәм кадерли белү.

Һәм бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев