Чүпрәле кызы Җәмилә
Хәтер - иң җитез вакыт машинасы, дип юкка гына әйтмиләр. Мәкаләмнең героинясы - Җәмилә Мирзаҗан кызы Гыйззәтова турында язарга утыргач, иң беренче очрашуыбыз искә төште. Аның Олы Карамал мәктәбенә эшен дәвам итү өчен декрет ялыннан кайтуы булса, минем, япь-яшь кыз баланың, яңа гына педучилище тәмамлап, мәктәп бусагасын атлап керүем иде....
Хәтер - иң җитез вакыт машинасы, дип юкка гына әйтмиләр. Мәкаләмнең героинясы - Җәмилә Мирзаҗан кызы Гыйззәтова турында язарга утыргач, иң беренче очрашуыбыз искә төште. Аның Олы Карамал мәктәбенә эшен дәвам итү өчен декрет ялыннан кайтуы булса, минем, япь-яшь кыз баланың, яңа гына педучилище тәмамлап, мәктәп бусагасын атлап керүем иде. Менә шул көннән башлап иңне-иңгә куеп, бик озак дус-тату, бергә эшләдек. Бүген ул Кама Тамагы татар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы. Ул укыткан балалар хәзер күбесе үзләре әти-әниләр. Аларның балалары хәзер укучылар... Менә бүген аның үзе турында сөйләгәннәре искә төшеп, кәгазь битләренә хәтер-хатирә булып языла. 8 сыйныфны тәмамлаган кыз бала, укытучы булам дип, Арча педагогия көллиятенә укырга китә. Бара, таба, уңышлы гына имтиханнарын бирә дә, китәргә кузгала. 15 яшеннән авылдан чыгып киткән сабыен , олы юлга кадәр авыр чемоданын күтәрешеп озата чыккан ананың, "попутка"га утыртып җибәргән чакта, ничекләр йөрәге түзде икән?! Түзмәгәндер, машина күздән югалганчы карап калган ананың битләреннән сызылып яшьләре тамгандыр, кыз баламның язмышы кемнәр кулында икән дип, хәер-фатихасын биреп, белгән догаларын укыгындыр. Белде микән, ана йөрәге, баласының - йөрәк парәсенең инде авылга кунак булып кына кайтачагын? Артына борылып кул изәгән чакта, сизде микән кыз баланың яшь йөрәге, тормыш юлдашы аны күрше районда гына көтеп торачагын? Бик еракта калган студент чаклар, ансамбльдә җырлап, көллият тормышында кайнаган чаклар. Яшьлек, романтика! Көллиятне тәмамлагач, берничә кыз киңәшләшеп, Кама Тамагы районына эшкә кайта. Районда укытучы кызларны колач җәеп каршы алалар һәм Җәмилә апаны Олы Карамал урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгелиләр. Тормышның, яшьлекнең тагын бер этабы башланып китә. Көндезләрен мәктәптә яраткан укучылары, балалар арасында булса, ә кичләрен авыл яшьләре белән төрле кичәләр оештыру, концертлар кую... Матур, моңлы тавышлы кыз сәхнәгә кабат-кабат чакыртып җырлаталар. Ялындырып тормый үзе - я, сузып кына җырлап җибәрә, я , тыпыр - тыпыр басып биеп тә ала. Шулай булмый ни! Сынатырга һич тә ярамый! Бер йортта торган уңган, булдыклы эшкә килгән укытучы кызларны авыл апалары ошатып, улларына күзләп куйганнары да булгандыр. Шул концертларга әзерләнгән чактадыр, сылу гәүдәле, озын чәчле кызга гармунчы, җор телле, шомырт кара чәчле, очкын карашлы егет күз кысып куя. Эх, бу гомер дигәнең! Кай арада балалар үсеп, егет булганнар. Инде бусагадан, уң аягы белән керәчәк, кызым кебек булыр диеп, килен көткән көннәр дә җиткән икән бит! Җитә күрсен! Алда тормышның яңа бер мизгеле, шатлык тулы көннәр көтсен. Мин дә 50 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев