Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Алтын юбилярлар

Дөньяны дер селкеткән нинди генә хәлләр, вакыйгалар булып узмаган. Күпме чорлар, буыннар алмашынган. Ә мәхәббәт, гаилә барыбер яши. Безнең авылда да да бер-берсен хөрмәт итеп, пар канатлы булып, яшьләргә өлге итеп куярлык гаиләләр бихисап. Алар арасында биш дистә ел бергә гомер итеп, Алтын туйларын билгеләүче Мөнәвәрә һәм Галимҗан Яруллиннар да...

Дөньяны дер селкеткән нинди генә хәлләр, вакыйгалар булып узмаган. Күпме чорлар, буыннар алмашынган. Ә мәхәббәт, гаилә барыбер яши. Безнең авылда да да бер-берсен хөрмәт итеп, пар канатлы булып, яшьләргә өлге итеп куярлык гаиләләр бихисап.

Алар арасында биш дистә ел бергә гомер итеп, Алтын туйларын билгеләүче Мөнәвәрә һәм Галимҗан Яруллиннар да бар. Декабрь аенда Каратал авылы мәдәният йортына Яруллиннар гаиләсенең 5 баласы, оныклары, туганнары, авылдашлары килгән иде. Галимҗан абый белән Мөнәвәрә апа барлык сынауларны үтеп, гаиләләренең ныклыгын саклап кала алган. Алтын туйга чаклы бергә гомер итү - җиңел эш түгел. Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышын да дәлилли. 50 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Бер караганда Мөнәвәрә апа белән Галимҗан абый гади генә авылның гап-гади кешеләре. Дөньякүләм әһәмиятле ачышлар ясап берәүне дә шаккытырмаганнар, илгә танылмаганнар, гомер буе колхоз алга барсын дип тырышканнар. Галимҗан абый озак еллар колхозда склад мөдире, Мөнәвәрә апа бозау да караган, кырчылыкта, яшелчәчелектә эшләгән. Меңләгән татар ире, татар хатыны кебек җиң сызганып, көч аямыйча эшләп яшәгән алар да. Ә шулай да Яруллиннар гаиләсен гадәти генә димәс идем, чөнки бу икәү өлешенә тигән көмеш, гыйбрәтле тормыш ияләре: иңне-иңгә куеп, язмыш сынауларына бирешмичә 50 ел тату гомер кичереп, уртак ояда балалар үстергән. Гаилә башлыгы Галимҗан абыйның да тормыш юлы үтә дә эчтәлекле, күптөрле һәм мәгънәле. Ул 1938 елның 30 июлендә Каратал авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз салган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, әтисе Зиннәтулла сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китә, әнисе бер ялгызы кечкенә 3 бала белән торып кала. Күп тә үтми әтиләренең үле хәбәре килә, шулай итеп алар әниләренең 3 шатлыгы да, өч кайгысы да булып ятимлектә кала, япь -яшь көе нужа арбасына җигелә. Авыр сугыш елллары булуга карамастан, кечкенә Галимҗан авылда башлангыч мәктәпкә укырга керә, ә җидееллык белемне Иске Барыш мәктәбендә ала. Укуны тәмамлагач, 2 ел колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Өч ел армия сафларында хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайта. Кайту белән үзләренә йорт җиткерә, шул ук вакытта агачтан ясау эшенә дә өйрәнә. Кешеләр күңеленә хуш килерлек бизәкле сандыклар, тәрәзә кысалары, өстәл, урындыклар ясап, авылдашларын сөендерә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль Галиҗан абыйга атап әйтелгән кебек, ул үзлегеннән гармунда уйнарга да өйрәнә. Эштән бушаган, күңеле тулган вакытларда кулына тальян алып җырларга ярата, хисләре ташыган чакта, үзенең уй-кичерешләрен ул шигырь итеп дәфтәр битенә төшерә. Бүгенге көндә Галимҗан Яруллин үзе язган шигырьләрен туплап, "Җәяүлегә юл ерак" һәм "Хәер-дога, Сезгә!" дигән китаплар бастырып чыгарды. Ул төрле мәдәни чараларда бик теләп катнаша, үзе иҗат иткән шигырьләрне укый, тальянда уйный. Галимҗан абый Каратал авылы мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкара, авылдашларын дингә өнди, аларының изге гамәлләренә сөенә, кылган начарлыкларына күңеле әрни. Ул авыл тормышында иң актив катнашучыларның берсе, төрле дини бәйрәмнәрне, изге эшләрне башлап йөрергә тырыша. Июнь аенда "Авыл көне" уздырганда, зират өмәсендә дә башлап йөри, өмәдән соңгы бәйрәм чарасында да теләп катнаша. Кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Галимҗан абый торгызган чишмәләрнең дә саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит -кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Ул чишмәләр кешегә уңайлы, аның янына чиләк, савыт куярга урынын да, беседкасын да, утырып торырга эскәмиясен дә Галимҗан абый үзе эшләгән. Шулай ук бу чишмәләрне торгызган вакытта булышкан авылдашларына да рәхмәтле. Менә шундый изге күңелле кеше инде ул Яруллиннар гаиләсе башлыгы Галимҗан абый. Ә аңа шушы изге эшләрендә терәк булган, аның белән 50 ел буе шатлык-кайгы уртаклашкан Мөнәвәрә апа Яруллинаның да тормыш юлы төрлечә булган: шатлык куанычлары, кайгы хәсрәте, борчу-сагышлары белән истә калган. Әнвәр кызы Мөнәвәрә 1940 елның 31 августында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз салган. 1941 елда әтиләре сугышка китә, әниләре 5 бала белән калып, тормыш йөген тарта. Бу вакытта Мөнәвәрә апага бер яшьтә тулмаган була. Сугыш беткәч, әтиләре күп төрле авыр яралар белән авылга кайта. Әтиләре кайткач, тормыш әзме-күпме җиңеләя, ләкин бу рәхәтлек озакка бармый, әтиләре сугыш җәрәхәтләреннән озак яши алмый, хатынын тол, балаларын ятим итеп мәңгелеккә күзләрен йома. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә, 1948 елда Мөнәвәрә апа 1 класска укырга керә, башлангыч белемне авылда, ә җидееллыкны Иске Казиле авылында ала. Укуны тәмамлау белән эшкә керешә, фермада су җылыта, бозаулар карый. 20 ел фермада эшләгәннән соң, кырчылыкта, яшелчәдә эшләп, лаелы ялга чыга. "Тормыш бер кешегә дә җиңел бирелмидер,- ди Мөнәвәрә апа, - Безгә дә төрлесен күрергә, кичерергә туры килде". 32 яшендә Галимҗан абый каты гына авырып китә, балалар кул арасына кермәгән, бөтен эш хатын җилкәсенә төшә, фермага эшкә, балаларны карарга, авыру ирне тәрбияләргә, хуҗалыкта да өлгерергә кирәк. Өлгерә Мөнзвәрә апа, сабыр итә! Хәзерге вакытта Ходайның биргәненә шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып, биш балаларының, 9 оныкларының, 1 оныкчыкларының шатлыкларына куанып, кайгыларына көенеп, алардан рәхәт күреп яшәп ята бу матур гаилә. Каратал мәдәният йорты нурга күмелде бу көнне. Ак яулыклы Мөнәвәрә апаның, түбәтәйле Галимҗан абыйның йөзләреннән бәхетле картлыкның шатлыклары сипте ул нурны. Парлы булып гомер итү һәркемгә дә язмаган. Ә тантанага килгән Яруллиннар илле ел элек гаилә корганнар да, сөенечен-хәсрәтен дә бергә җиңеп, парлы булып шушы көнгә килеп җиткән. Янәшәләрендә балалары, оныклары кайнаша. Алтын туйларын билгеләп үтүче бу пар Мендельсон маршы яңгырап торганда, тантаналы төстә язылышканнан соң, бәйрәм кичәсе котлаулар белән дәвам итте. Бәхетле парлар бер-берсенә охшаш була, дип халыктаюкка гына әйтелмидер. Аларда, чыннан да, мәхәббәт, бер-береңне аңлау һәм килешеп яшәү хакимлек итә. Яшьләре олыгайса да, картаймаганнар алар. Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгьдиев та: "Сезне өлкәннәр диеп әйтеп тә булмый, сез һаман да матур. Башкарган эшләрегез, тәрбияләп үстергән балаларыгыз белән матур. Сез тырышканга, бүген без шундый матур тормышта яшибез", - дип рәхмәт хисләрен җиткерде. Гел шулай баларыгыз белән шатланышып, бергә гомер кичерегез, дип бүләк тапшырды. Аларны тәбрикләргә килгән якыннары, авылдашлары изге теләкләрен җиткерергә, чәчәк бәйләмнәрен тапшырырга ашыкты. Сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәребез Талия Яруллина, Фирдания Шәйхетдинова, Рәмис Зиннәтуллин, Гаделҗан Мифтахов, кичәне алып баручы Тәслимә Әскәрова, мәдәният хезмәткәрләренең иҗади фантазиясе сокландырырлык иде. Каратал авылы китапханә мөдире Сөләйманова Дамирә юбилярлар, аларның балалары һәм оныклары , гаилә фоторәсемнәреннән төзегән күргәзмәләре һәркемнең күңеленә хуш килде. "Пар балдаклар" яктылыгында сибелгән нурлар яшьләргә олы үрнәк булды. Авылыбызның ныклы нигезе булган гаиләләр гел шулай парлы, бәхетле булсын. Балалар, оныклар дәү әти-әниләрнең алтын киңәшләрен тотып яшәсен. Мәхәббәттән бигрәк сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы Алтын туйга кадәр алып килгән бит Галимҗан абый белән Мөнәвәрә апаны. Хәзерге яшьләргә дә өлге булсын иде алар узган тормыш. Кичә ахырында гаилә башлыгы Галимҗан абый бәйрәмне оештыручыларга, катнашучыларга, котлаучыларга зур рәхмәтләр җиткерде һәм тальянда уйнап җыр башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев