Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Алтмыш ел бер көн кебек узган

Мөршидә Миңневәли кызы һәм Ринат Минвәли улы Галиевлар гомер буе туган авыллары Кече Салтыкта яшәгәннәр, биредә озын хезмәт юлы үткәннәр.

Мөршидә апа җидееллык мәктәпне тәмамлауга ук, әнисе янына фермага эшкә кергән һәм 25 ел сыер савучы булып эшләгән. Әтисе сугышта һәлак булган, әнисе өч баласын ялгызы үстергән. Күп эшләргә туры килгән. Мөршидә  апа гаиләдә иң кечесе була, апасы Казанга барып урнашкан, абыйсы колхозда эшләгән.

Ринат абый зур гаиләдә үскән, ун абыйсы һәм сеңлесе булган. Беренче хатыны вафат булып, дүрт бала белән тол калган әтисе яңадан өйләнгән. Икенче никахтан тагын җиде бала туган, шуларның берсе – Ринат әфәнде. Авылда яшәү җиңел түгел. Ринат мәктәпне тәмамлагач, Кама Тамагы авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы каршындагы механизаторлар курсы уза һәм колхозга эшкә кайта, биредә кырык елдан артык комбайнчы һәм тракторчы булып хезмәт куя.

Галиевлар өч бала үстергән. Олы кызлары Казанда, кечеләре районда яшиләр һәм эшлиләр, әти-әниләре янына еш кайталар.

– 28 ел иремнең әти -әнисе белән бергә яшәдек, - дип искә ала Мөршидә апа. - Без көннәр буе эштә булдык, балаларыбызны әбиләре карады. Ул аларга күз-колак та булды, ашатты да, тәрбияләде дә. Эштән арып-талып кайткач, талашырга түгел, сөйләшергә дә хәл булмый иде. Әле абзар тулы терлек-туарны да карыйсы бар.

– Элек терлекне күп асрый идек – дүрт сыерыбыз, сарыклар, казлар бар иде, - ди Ринат абый. - Хәзер мин бакчада кайнашам, ә хатыным өйдәге эшләр белән мәш килә.

– Барысын да үзем башкарам: кер юам, җыештырам, ашарга пешерәм, балалар кайтса, табынга куярга барысы да бар, - ди Мөршидә апа.   

Галиевларның матур йортлары ерактан ук күренеп тора. Монда яшьләре 80 нән арткан пенсионерлар яши дип уйламассың да. Хуҗабикә таянгыч җайланма ярдәмендә йөрсә дә, өйдә чисталык һәм тәртип. Мөршидә апа, фермадан соң, тагын 20 ел балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән. Балалары аларга биш онык бүләк иткән, инде җиде оныкчыклары үсеп килә.

60 елны бер көн кебек яшәгән бу парның тормыш сере нидә? Ике йорт салганнар, балалар тәрбияләп үстергәннәр, әти-әниләрен караганнар. Мөршидә апаның әнисе 80 яшькә кадәр яшәгән һәм, балаларыннан аерым яшәсә дә, игътибардан читтә калмаган. Балалар ата-аналарының үз әниләренә һәм әтиләренә мөнәсәбәтен күргәндә, буыннар бәйләнеше нык була. Бу мөнәсәбәтләр никадәр яхшы булса, картлык шулкадәр җылырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев