Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сөттә изгән гади коймак

Моның өчен ике данә йомырка, ярты литр сөт, бер чеметем тоз һәм бер чәй кашыгы шикәр, 300-400 грамм он һәм ике аш кашыгы үсемлек мае кирәк булачак.

Йомырканы шикәр һәм тоз белән туглагыз, бераз сөт кушыгыз һәм он салыгыз. Калган сөтне әкренләп өстәгез, камыр бик сыек булмасын. Ул куе кефир кебек булырга тиеш. Пешергәндә коймак көймәсен өчен, камырга май өстәргә мөмкин. Камыр 10-15 минут “ял итсен”. Көйдерми торган өслек белән капланган таба кулланыгыз. Беренче коймак пешерү өчен аны майларга кирәк, аннары майлау кирәкми. Коймакларны әйләндерә торган калак киң булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев