Яшелчә үсентеләре өчен орлыкны һәм туфракны ничек сайларга?
Бакчачыларга помидор, борыч, баклажан һәм башка яшелчә культуралары үсентеләрен чәчү турында уйланыр вакыт җитә.
Иң башта өлгерү вакыты буенча орлыкларның нинди төргә керүен исәпкә алырга кирәк. Өлгерү вакыты буенча сортлар, нигездә, иртә өлгерә торган, уртача өлгерә торган һәм соң өлгерә торган төркемнәргә бүленә. Үсемлекләрнең үсеш этабын җәйгә туры китерергә кирәк, чөнки бу вакытта көн озынлыгы максималь «кояш сәгатьләре»нә ия. Безнең төбәктә мондый көннәр июньнең икенче ункөнлегенә туры килә. Нәкъ менә бу чорда үсемлекләрдә максималь фотосинтез була һәм ассимилянтларның максималь агымы уңышны формалаштыруга китәчәк. Моны истә тотып, без орлык чәчү вакытын якынча исәпли алабыз, иртә өлгерә торган сорт булса – соңрак чәчәбез, соң өлгерә торганны – иртәрәк.
Үсентеләрдән тигез шытымнар алу һәм үсәргә сәләтле булмаган орлыклар (буш орлыклар) утыртмас өчен орлыкларны җылы су салынган стаканга салырга кирәк – “буш орлык" өстә калачак, калган орлыклар стакан төбенә утырачак. Ләкин моның өчен 10-15 минут көтәргә һәм вакыт-вакыт суны болгатып алырга киңәш ителә. Стакандагы суга алдан тоз сибәргә кирәк, моның өчен ярты чәй кашыгы тоз җитә. Әгәр үз орлыкларыгызны кулланасыз икән, аларны зарарсызландырырга кирәк, моның өчен 1% лы марганцовка эремәсе (200-250 мл җылы суга берничә кристалл) бик яхшы.
Киләсе этап – үсентеләр өчен туфрак сайлау.
Моның өчен черемәле туфрак яки торф еш кулланыла. Шуны истә тотарга кирәк: торф туфракның кислоталылыгын арттыра яки еш кына рНның әче реакциясенә ия, димәк, туфракка акбур яки башка известьташлар өстәргә, гади генә әйткәндә, торфны известьларга кирәк.
Шулай ук туфракны гына түгел, үсентеләр утыртылачак яңа сатып алынган яки иске савытларны да зарарсызландыру турында да истән чыгарырга ярамый. Туфракны һәм контейнерларны зарарсызландыру өчен, шул ук марганцовка эремәсе кирәк (10 литр җылы су өчен 3 грамм марганцовка). Туфракка әлеге эремәне сибәргә, ә савытларны эремәдә 30 минут тотарга, аннары гади су белән юарга кирәк. Туфракны зарасызландырганнан соң, туфрак бераз кипсен өчен көтәргә кирәк. Орлык чәчү процессы катлаулы түгел, тирәнлеге 1,5 см дан артмаска тиеш, үсү өчен һава температурасы +25ºС тан түбән булмаска тиеш.
Туфракның өске катламы кипкән саен үсентеләргә су сибәргә кирәк. Җылы су (бүлмә температурасы) сибегез. Туфрак юылмасын өчен акрын, көчле булмаган су агымы белән сугарырга, агымны бер ноктага гына юнәлтмәскә, ә үсентеләрнең бөтен өслегенә сибәргә, үсентеләр утыртылган савыт стенасы буенча сугарырга кирәк.
Үсентеләрне, нормасын төгәл үтәп, төрле ашламалар белән тукландырырга була. Әгәр үсентеләрнең тышкы кыяфәте «көр» күренсә, сабаклары шәмәхә төстә, яфраклары куе яшел икән, димәк үсентеләр нык һәм сәламәт. Мондый факторлар күзәтелгәндә, тукландырырга ярамый, чөнки артык элементлар үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин.
Бакчачылар кайбер очракларда үсентеләргә пикировка ясыйлар. Бу еш кына үсентеләрнең артык үсүе яки авыру яфраклар барлыкка килгәндә башкарыла. Үсентене туфрактан җиңел генә чыгарып булсын өчен, пикировка алдыннан туфракка су сибәләр. Пикировка процессы төп тамырның очын сак кына кысудан гыйбарәт, бу тамырны туфракка тирән сузылуы өчен түгел, ә күбрәк тармаклануы өчен эшләнә.
Пикировкадан соң, тизрәк тернәкләнсеннәр өчен, үсентеләрне тукландырырга була. Шулай ук аларны җылылык чыганагына якынрак куярга киңәш ителә.
Үсентеләрне күчереп утыртырга якынча ике атна кала, аны чыныктыру мөһим. Моның өчен бүлмәдәге һава температурасын +15 ° ка кадәр киметергә кирәк, утыртканчы 5-7 көн кала үсентеләрне ачык һавага чыгаралар.
Үсентеләр күчереп утыртылганда, стрессны мөмкин кадәр азрак кичерсен һәм яңа урында тизрәк үссен өчен, күчереп утырткач, микроашламалар (Гумат +7 «Здоровый урожай», Нитрозлак, Азолен, УниФос һ. б.) кулланырга була.
Рәмзис ШӘРАПОВ, «Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне саклау бүлегенең әйдәп баручы агрономы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев