Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бакчачылар өчен май аена киңәшләр

Язның соңгы аенда түтәлләрне тулысынча формалаштыру мөһим. Ачык туфракка кәбестә, кузгалак, суган, кишер, хуш исле үләннәр һәм тәмләткечләр утыртыла.

Май уртасында помидор, баклажан һәм борычның үсентеләрен теплицага яки ачык туфракка пленка астына утыртырга мөмкин.

Кыярны миләш чәчәк атканнан соң пленка астына чәчәргә мөмкин, бу вакытта туфракта көчле салкыннар булмаячак.

Кабак һәм ташкабакны пионнар чәчәккә бөреләнгәч чәчәргә мөмкин.

Иртә өлгерә торган торманы, кәбестәне, борчакны нәркисләр чәчәк аткач утыртырга була.

Редисның җәйге сортларын, торманы, фасольне каштан чәчәк аткач чәчәргә мөмкин.

Иртә өлгерә торган кыяр, яшел салат канәфер чәчәк аткач пленка астына утыртыла.

Шулай ук май аенда бәрәңге утырталар. Иртә сортлар ай башында, соңрак өлгерә торганнары май уртасында яки ахырында утыртыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев