Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Апрель аенда бакчада нинди эшләрне эшләп өлгерергә кирәк?

Дача кишәрлегендә һәм бакчада апрель аенда нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли.

Кар эреп беткәннән соң, көздән утыртылган суган һәм сарымсак өсләренә ябылган япманы ачарга онытмагыз. Роза чәчәкләрен, виноградны, җиләк өсләрен ачыгыз, югыйсә, алар чери башларга  мөмкин. Розаларны ачканда, аларны игътибар белән карагыз һәм, тимгелле  урыннар күрсәгез, андый  ботакларны сәламәт урынга кадәр кисегез. Әгәр ботаклар калын булса, аларга көл сибегез, ә тамыр үсентеләрен алыгыз.

Суган орлыгын да утыртуга апрельдә әзерлиләр. Орлык сатып алганда, аның  зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Оптималь зурлык - якынча 2 см, әгәр ул эрерәк булса, яшел кыякка китәчәк. Суган  кыякка китмәсен өчен, утырту алдыннан аны бер атна буена бүлмә температурасы 25 градустан җылырак булган урында яки радиаторлар янында җылытырга кирәк. Аннары утыртыр алдыннан аларның «муеннарының» коры өлешен «җилкәләренә» кадәр кисәргә кирәк: сүз биредә суганны саклау өчен калдырыла торган 5 см очлык турында бара. Әгәр  аларны кисмәсәң,  өске бөре иркен үсеп чыга алмый, аңа кипкән бу  5 см очлыкны үтеп чыгу өчен көч сарыф итәргә туры киләчәк.

Суган  орлыгын  зарарсызландыру мөһим. Аны бүлмә температурасында 10-12 сәгатькә суга җебетергә салыгыз  яки 10 литр суга бер чәй кашыгы бакыр купоросы салынган эретмәдә тотыгыз. Марганцовка эретмәсе дә ярый – 10 литр суга ике-өч грамм; яки биофунгицид эретмәсе (ризоплан, псевдобактерин-2, фитоспорин М һәм башкалар).

Суганны  утыртканнан соң, түтәлне валик яки такта белән тыгызлатып чыгарга  кирәк – бу гади агротехник алымны күп кенә тәҗрибәле бакчачылар куллана.

Май бәйрәмнәрендә үк яшел тәмләткечләрдән беренче уңыш алу өчен теплицада җир эрүгә редис, укроп һәм петрушка чәчегез.

Әгәр бәрәңге дачада базда саклана торган  булса, апрельдә аны утыртуга әзерли башларга кирәк. Бәрәңгене баздан  чыгарыгыз, сайлагыз һәм,  яшелләнеп, шытымнар  бирсен өчен якты урынга  җәеп куегыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев