Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Агач-куаклар өшемәсен өчен көзен нәрсә эшләргә кирәк?

Салкыннарга әзер булган, ягъни туклыклы матдәләр һәм суны җитәрлек алган, төрле авырулар һәм корткычлар белән зарарланмаган, ә иң мөһиме — үз вакытында үсүен туктаткан һәм тулысынча өлгергән җиләк-җимеш куаклары өчен кыш куркыныч түгел.

Агачлар өчен иң куркынычы — тамырларының өшүе. Алар түбән температураны үсемлекнең җир өстендәге өлешенә караганда ныграк сизә. Кыш көне агачлар үзагачлары кибүдән, кар басу сәбәпле ботаклары сынудан, кимерүчеләр тиюдән, яз башында пешүдән зарар күрергә мөмкин. Бакчачылар боларның барысын да алдан кисәтергә, чара күрергә тиеш.

Көз көне, бакчаны эшкәрткәннән соң, агач төбенә 8-10 сантиметр калынлыкта черемә, торф яки, һичьюгы, рәт араларыннан алынган туфракны җәеп чыгарга кирәк.

Агачның кабыгы зарарланмасын өчен, җылы көз көннәрендә кәүсәнең түбәнге өлешен ачык тоталар. Аны, бөтен агач тирәсе кебек үк, даими кыраулар башланганда гына (әмма туфрак туңганга кадәр) капларга ярый.

Тамырларны өшүдән кар аеруча яхшы саклый. Шуңа күрә аз гына кар яву белән, аны үсемлекләр биләмәгән рәт араларыннан, юллардан һәм сукмаклардан җыеп, агач төпләренә өеп барырга кирәк. Кар күп яуганнан соң аны агач төбенә генә түгел, ә скелет ботак төпләренә кадәр кәүсәләргә дә өяләр.

Яшь агачлар тирән кар астында яхшы кышлый, әмма язын кар эрегәндә ботакларның сынуы, шуның белән бергә агач кабыкларының зарарлануы ихтимал. Мондый хәлдән саклау өчен көзен яшь агачларны йомшак шпагат, тасма яисә башка бау белән сак кына тарттырып бәйләп куялар, ләкин алар агачның каерысын кисеп кермәскә һәм аңа зыян китермәслек булырга тиеш. Агач ботакларын җылырак көннәрдә бәйләргә кирәк, чөнки салкында алар сынучан.

Агач кәүсәсенең көньякка һәм көньяк-көнбатышка караган кайрысына яз башында (февраль-март айлары тирәсендә) кояш нурлары шактый зарар китерә. Кабыкның кояшта җылынган өлешләре салкын төннәрдә ката, аннары, яңадан җылыну сәбәпле, яргалана. Нәтиҗәдә, кояш төшкән яктагы урыннар бөтенләй корырга да мөмкин.

Агачларның кабыгын саклау чаралары: үсентеләрне утыртканда ук кабыкны ышыклау максатында кәүсәнең көньягына казык кагалар; кышка кергәндә агачларны чыршы ботаклары, камыш, рубероид, пергамент белән урап бәйлиләр (бу чара бер үк вакытта агачларны куян, тычкан зарарлаудан да саклый); көз көне кәүсәләрне һәм зур агачның скелет ботаклары төпләрен известь эремәсе белән агарталар.

Агачларны көз ахырында корыган ботакларны чистартып агарталар: 2-3 килограмм сүндерелгән известьны 10 литр суда болгаталар, шул эремәгә 1-2 килограмм балчык кушалар. Эремә агачка яхшы ябышсын өчен аңа аертылган сөт (10 литр измәгә 2 литр) яки җылы җилем (10 литр измәгә 50-100 грамм) кушу да яхшы. Агачларны агарту өчен измәне 10 литр суга 2-3 килограмм известь һәм 0,5 килограмм бакыр купаросы кушып та ясарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев