Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Җыештыру территориясе йорт яки оешма коймасы белән генә чикләнми

Киңәйтелгән киңәшмәдә экологик икеайлык кысаларында башланган территорияләрне җыештыру мәсьәләсе буенча административ комиссия секретаре Геннадий Вахромов чыгыш ясады.

Ул 31 мартта күп кенә оешма, учреждение хезмәткәрләренең үз территорияләрен җыештыруын билгеләп үтте һәм бу территорияләрнең чикләре турында искә төшерде.

Мәсәлән, идарәче компанияләр күп фатирлы йортлар янындагы территорияләрне, шулай ук йорт территорияләре алдындагы җир участогын 5 метр радиуста төп фасад ягыннан яки урамның машиналар йөри торган өлешенә кадәр җыештырырга тиеш.

Социаль өлкә учреждениеләре җир участогы чикләрендәге территорияне, шулай ук 10 метр радиустагы яисә урамның машиналар йөри торган өлешенә кадәрге участокны җыештыралар.

Милек төрендәге барлык сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары үз территорияләрен, аларга керү юлларын, тротуарларны, аларга якын урнашкан коймаларны, санитар кагыйдәләр һәм нормалар таләпләренә ярашлы рәвештә санитар-күзәтү зоналарын чистарталар.

Торак йорт хуҗалары үз участоклары территорияләрен һәм йорт хуҗалыгы алдында 5 метр озынлыктагы яки урамның машиналар йөри торган өлешенә кадәр җыештыралар.

Базарларның идарәче компанияләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары үз территорияләрен һәм янәшәдәге территорияләрне 5 метр радиуста яки урамның машиналар йөри торган өлешенә кадәр җыештыру өчен җаваплы.   

Бина хуҗалары яки башка хокук ияләре бинаның периметры буенча территорияләрне һәм аның тирәсендәге территорияне участок чикләреннән алып юлга кадәр 10 метр радиуста җыештыралар.

Үз территорияләреннән тыш, хезмәт коллективлары үзләренә беркетелгән урамнарны даими рәвештә җыештырырга тиеш. Бу эшне икеайлык чорында гына түгел, даими башкару мөһим. Җирлекләрнең башкарма комитетлары җыештыру өчен территорияләр беркетелү турында җитәкчеләргә, имза куйдырып, мәгълүмат бирергә тиеш. Узган ел социаль фонд һәм социаль яклау бинасы каршындагы, «Курай» кунакханәсе каршындагы мәйданчыклар, балалар мәйданчыгы территориясе, өлешчә Яр буе урамы җыештырылмаган.

Торак пунктларда еш кына чыбык-чабыкларны, үсемлек сабакларын, төзелеш чүп-чарларын контейнерларга яки контейнер мәйданчыгы янына ташлау кебек административ хокук бозу очраклары күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә җирлек башлыкларына халыкка аңлату эшләре алып барырга һәм контейнер мәйданчыкларына мондый төрдәге чүп-чар ташлауның тыелуы һәм әлеге хокукны бозган өчен җәза каралганлыгы турында элмә такталарга мәгълүмат урнаштырырга кирәк. Район төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, физик затлар өчен – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 15000 сумнан 30000 сумга кадәр штраф каралган.   

Кагыйдәләрне бозган өчен беркетмәләрне җирлек башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьлары төзергә вәкаләтле. Әмма инде тугыз елдан бирле торак пунктлар җитәкчелеге, халык белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләмичә, мондый беркетмәләр төземәде. Ә менә күрше районнарда җирлек башлыклары катгый чаралар кулланырга курыкмый. Узган ел Апас районында җирлек башлыклары тарафыннан – 54,  Югары Осланда – 37, Чүпрәле районында – 31, Спас районында – 28, Алексеевскида 29 беркетмә төзелгән. Бу районнар турында пычрак дип әйтмиләр, ә безнеке турында әйтәләр.

Шул ук вакытта муниципаль район башкарма комитеты атна саен ТР Экология министрлыгына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затларның эше турында хисап тапшыра. Бу юнәлештә безгә барыбызга да эшне активлаштырырга кирәк.

Киңәшмәдә юл төзелеше идарәсе җитәкчесе Рамил Ганиятуллин юл буендагы чүп-чарны җыюда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Кама Тамагы янындагы урау юл буенда чүп аеруча күп, ул каты көнкүреш калдыклары территориясеннән  җил белән тарала. Торак пунктларга керү юлларындагы чүпләр җирлек турында тискәре фикер уята.

«Камские зори» үзәге коллективы үзенә беркетелгән территорияне җыештыруга беренчеләрдән булып чыкты.

– Безнең үзәк янындагы күл буенда бер генә эскәмия калган, - диде учреждение директоры Ләйсән Садыйкова. – Анда һәрвакыт кешеләр төрле эчемлекләр эчеп утыра. Үзәктә ял итүчеләр яр буеның бик пычрак булуына зарланды. Чыннан да, бу эскәмия тирәсендә чүп-чар бик күп иде. Моннан тыш, янәшәдә бер контейнер, бер чүп савыты юк. Җыелган чүп-чарны К. Маркс урамындагы контейнер мәйданчыгына ташырга туры килде. Безнең территориягә сыек көнкүреш калдыкларын суырту машинасы керә. Димәк, чүп җыю машинасы да керә ала. Нишләп әле үзәк артына бункер яки чүп контейнеры куймаска? Бәлки, чүпләрнең бер өлеше дә аңа эләгер иде. Кемдер барыбер үз чүбен контейнерга салачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев