Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Экологлар районда яңа проектны гамәлгә ашыра

ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре орнитолог галимнәр белән бергә безнең районны лачыннарның балобан дип аталган төре өчен ясалма оялар (хеклар) урнаштыру буенча тикшерделәр.

Булачак мәйданчык урынына ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева, «Лачын аулау һәм ерткыч кошларны саклау берлеге» НКО президенты Илдар Еналеев, А.И.Щеповских исемендәге төбәк иҗтимагый фондының башкарма директоры Андрей Агарков, район башлыгы Наил Вазыйхов һәм орнитолог галимнәр килде.

Быел ТР Экология министрлыгы Татарстанда балобаннарны реинтродукцияләү проектын гамәлгә ашыра башлый. Проектны фәнни берләшмә һәм волонтерлар озата баруы белән гамәлгә ашыру күздә тотыла. Бүгенге көндә компания һәм Анатолий Щеповский исемендәге төбәк иҗтимагый фонды арасында әлеге проектны гамәлгә ашыру турында килешүгә кул куелган.

“Балобан – лачынның сирәк очрый торган төре, ул Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россиянең һәм Татарстанның Кызыл китапларына кертелгән,- дип искә төшерде Ольга Манидичева. - Соңгы тапкыр безнең республикада балобан оясы 1974 елда Идел-Кама дәүләт тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән иде. Шуңа күрә бу сирәк очрый торган кошларның санын торгызу бик мөһим. Экология министрлыгы галимнәр белән берлектә лачыннарны яңадан булдыру буенча проект әзерләгән һәм аны гамәлгә ашыра башлаган. Хэклар урнаштырылачак урын итеп Кама Тамагы районы сайлап алынды".

"Иделнең текә ярындагы участок бу максатка яхшы туры килә. Биредә типик урман-дала биотоплары бар, алар торак пунктлардан һәм автомобиль юлларыннан ерак урнашкан. Бу урын балобаннар өчен иң уңайлысы. Беренче партия – ун кошчык боҗраланачак”, -дип хәбәр итте галим-практик, ”Холзан” үзәге вәкиле Юрий Павлов.

Татарстан проекты «Холзан» ерткыч кошларны тернәкләндерү үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу Россиядә ерткыч кошларны асрау, тернәкләндерү һәм үрчетү буенча иң зур үзәк, аның үз питомниклары бар, Татарстанга кошчыклар шуннан китереләчәк.

"Бу Татарстан проекты, – ди НКО вәкиле, фән докторы, Тимирязев академиясе профессоры Илдар Еналиев. - Ай ярымнан соң бирегә җирле табигать шартларына яраклаштырылачак зур кошчыклар китереләчәк. Бу процесс реинтродукция яки кошның тарихи ареалдагы төрен яңадан булдыру дип атала. Элек балобаннар биредә яшәгән. Ләкин узган гасыр ахырындагы кайбер тискәре факторлар нәтиҗәсендә популяция юкка чыккан. Безнең бурыч – балобаннар санын торгызу.

«Холзан» үзәгеннән кошчыклар китерү һәм урнаштырудан тыш, проект өч ай дәвамында кошларны ашату һәм саклау өчен палаткалы волонтерлар лагерен оештыруны үз эченә ала. Шуннан соң гына кошларны табигатькә җибәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев