Барлык кагыйдә бозулар ачыкланачак
Санитар икеайлык барышында муниципаль районнарның территорияләре җентекләп тикшереләчәк.
Киңәйтелгән киңәшмәдә учреждение һәм оешма җитәкчеләре алдында ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Әмир Җаббаров чыгыш ясады.
Ул җирлек башлыкларын һәм җитәкчеләрне тиздән муниципаль районнарны экологлар тикшерә башлаячагы турында искәртте.
- Мондый һава тикшерүләре вакытында рөхсәтсез чүплекләр һәрвакыт ачыклана. Хәзер үк үз территорияләрегезне карап чыгу, кагыйдә бозу очракларын ачыклау һәм аларны бетерү мөһим. Быелдан районнарның эшен бәяләүгә яңа параметрлар кертелә, алар муниципалитетлар рейтингына йогынты ясый, - дип хәбәр итте Әмир Җаббаров.
Ул шулай ук терлекчелек калдыкларына кагылышлы яңа законга тукталды. Тиресне кайда һәм ничек сакларга, кайсы очракта аны калдык дип, ә кайчан продукт дип танырга мөмкин, бу законны бозучыларны нәрсә көтә – шулар турында сөйләде.
Бу тема күп сораулар уятты. КФХ һәм ШЯХ хуҗалары тиресне кая куярга тиеш? Сөрүлек кырларга тирес кертү буенча авыл хуҗалыгы предприятиесе белән кем килешү төзи ала? Терлекчелек калдыкларына лаборатор тикшерүне кем үткәрергә тиеш?
“Россельхознадзор” газетада әлеге закон буенча аңлатмалар биргән иде. Исегезгә төшерәбез: закон таләпләре этаплап кертеләчәк. 2023 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә штраф салынмаячак. Бу ел кисәтү эшләренә, консультацияләр һәм аңлатмалар үткәрүгә багышланачак. Әмма 2024 елдан законның тулысынча эшли башлавына әзер булырга кирәк. Ул терлекчелек калдыкларын әйләнешкә кертүгә (саклау, эшкәртү, транспортлау, сату һәм куллану) таләпләр билгели. 2023 елның 1 маена кадәр авыл халкына Россельхознадзорның территориаль идарәсенә тиреснең терлекчелекнең өстәмә продукты буларак кулланылачагы турында гариза җибәрергә кирәк. Мондый тирес махсус мәйданчыкта бер ел дәвамында сакланырга тиеш, шуннан соң аны кулланырга мөмкин.
Киңәшмәдән соң Әмир Җаббаров каты көнкүреш калдыклары полигоны янындагы территорияне карап чыкты һәм полигон территориясе артындагы җирнең сөрелүен, моның транспорт йөрүенә комачаулавын билгеләп үтте.
- Каты көнкүреш калдыклары территориясенә кермибез, юридик затлар белән аралашмыйча эшлибез. Тулы картина өчен квадрокоптердан фотога төшерәбез һәм фотоларны полигонның эш картасы белән чагыштырабыз, - дип хәбәр итте газетага Әмир Җаббаров.
Сүз уңаеннан, полигон территориясе артында чүп-чарны законсыз урнаштыру күзәтелә. Анда чокырны чистарту буенча зур эш башкарылачак. Ә полигонның үзендә эш билгеләнгән таләпләр буенча алып барыла.
- Монда барысы да дөрес башкарыла, - диде Әмир Әнвәр улы. - Чүп катламнарын күмү өчен туфрак кайтартылган. Чираттагы тикшерү пункты Олы Мәрәтхуҗа авылы булачак, анда быел күлне чистарту һәм төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Мелиорация оешмасы белән контракт төзелгән, тиздән эшләр башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев