Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин

Кама Тамагында үзәк мәчет каршында уку бинасы ачылды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин безнең районда булды.

Кече Мәрәтхуҗа авылында ул авыл халкы акчасына төзелеп килүче мәчетне карап чыкты. Мәчет имамы Рәис хәзрәт сүзләренчә, бүгенге көндә бинаның түбәсе төзелгән, аны манара бизи, биредә шулай ук котельная төзелеше бара.

– Без авыл халкына һәр юлы чыгымнар буенча хисап биреп барабыз, - ди Рәис хәзрәт. – Җыелган барлык акчаның мәчет төзелешенә китүенә кешеләрнең шиге юк.

Рәис хәзрәт Гайфуллин якынча 20 ел элек дингә килән. Район үзәге мәчетендә гарәп телен, Коръәнне өйрәнгән. Бервакыт авылдашын җирләгәндә, дини йолаларны үткәрергә туры килә, шуннан соң авыл халкы аны җирле җәмгыятьне җитәкләргә күндерә.

– Мин инде 16 ел мәчет имамы булсам да, махсус белем алган кешеләрдән өйрәнеп, дини белемнәремне даими арттырам.

Шулай да көннең төп вакыйгасы үзәк мәчет территориясендә уку бинасы ачылу булды. Район үзәгендә күптәннән гарәп теленә, Коръән укырга өйрәтәләр.

– Элек без Кама Тамагы урта мәктәбендә дәресләр үткәрдек, - диде тантанага килгән хатын-кызлар. - Соңрак поселокта беренче мәчет төзелгәч, шунда күчендек.

90 нчы елларда Габделмәҗит хәзрәт Кама Тамагында мәчет төзү инициативасы белән чыга. Ул беренче иганәчеләрне таба һәм район үзәгендә аның хөрмәтенә аталган беренче кечкенә мәчет барлыкка килә. Якташларын иманга китерү өчен ул күп көч куйган. Бу мәчет бик уңайлы, анда өйдәгечә җылы.

Үзәк мәчет төзелгәч, уку киңрәк колач ала. Хәзер мәчет каршындагы уку үзәгендә теләгән һәркем укый, алар арасында пенсия яшендәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә бар.

Нурания Исмәгыйлева, чыгышы белән Сатлыган авылыннан. Гомере буе финанс өлкәсендә эшләгән. Бервакыт ул имам вәгазен тыңлый. “Күпләр мәчеткә йөрергә, дингә килергә пенсиягә чыккач та өлгерербез әле дип уйлый, ә үзебезнең пенсия яшенә кадәр җитәсебезне кайсыбыз белә?” – ди имам.

– Бу сүзләр шулкадәр күңелемә үтеп керде ки, дингә карата мөнәсәбәтемне тамырдан үзгәрттем, - ди әңгәмәдәшем. – Күрәсең, моның өчен вакыт та килеп җиткәндер, һәм мин мәчеткә йөри, вәгазьләр тыңлый башладым.  2003 елда Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алдым.

Фәридә Рәмиева тумышы белән Балчыклыдан. Ул – район үзәгендә мәхәллә хатын-кызларын гарәп теленә, дин нигезләренә, Коръән укырга өйрәтә башлаган беренче укытучы.

– Намазга беренче тапкыр басканда, аяклар калтырый, Аллаһы каршында җавап тоту бик куркыныч, - ди Фәридә апа. - Әмма кешенең иманга үзенең килүе мөһим. Мин мәчеткә 1993 елда килдем, ә 2007 елда кешеләрне өйрәтә башладым. Күпләр хәзер онлайн укый, ә монда без аларның сорауларына җавап бирәбез, берәр нәрсә аңлашылмаса, аңлатабыз. Мәчеткә төрле яшьтәге кешеләр килә, шулай да дингә балачактан ук өйрәтү мөһим. Без хатын-кызларны өйрәтәбез, алар үз балаларын һәм оныкларын өйрәтә, буыннар арасындагы бәйләнеш өзелми.

Фәридә апа ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Бу еллар эчендә ул 246 кешене гарәп теленә, Коръән укырга өйрәткән.

Үзәк мәчет каршында уку бинасы ачылды, анда бер үк вакытта 30 кешенең белем алу мөмкинлеге бар. Монда шулай ук ифтар, никах һәм башка дини йолалар үткәрергә мөмкин. Төзелеш 2022 елның июлендә башланган, ә 2023 елның көзендә тәмамланган.

Мөфти җыелган халыкны мәчет ачылу белән котлады, актив иганәчеләргә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, шул исәптән Рафаэль Насыйбуллинга ТР Диния нәзарәтеннән уку үзәге төзелешенә зур өлеш керткән өчен «Бердәмлек» медале тапшырды.

Район башлыгы Наил Вазыйхов мөфтигә районыбызда яшәүче мөселманнарга игътибарлы булганы өчен рәхмәт белдерде, аңа һәм яңа белем үзәгенә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев