31 август 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы штп. “Кояшкай” балалар бакчасында ясле белән хушлашу үткәрелде + фото
Бу көннәрдә "Кояшкай" ясле-бакчасына йөргән бәләкәчләрнең ясле белән саубуллашу көне булып узды. Балалар матур шигырьләре, күңелле җыр-биюләре белән әти-әниләренә бүләк ясадылар. Яңа гына тәпи атлап, яслегә җыелган нәниләр, инде күп нәрсәгә өйрәнеп, балалар бакчасына күченә. Әти-әниләр, бәйрәмгә килгән кунаклар, бер яктан- балалары өчен сөенеп утырса, икенче яктан-бу мизгелләрнең кабатланмас булганына...
-
Бүген "Бэркут" автотранспорт предприятиесендә Кама Тамагы районындагы мәктәп автобусларының әзерлеген тикшерделәр
31 августта, яңа уку елы алдыннан, "Беркут" автотранспорт предприятиесендә (җитәкче Рифат Вәлиев) мәктәп автобусларының әзерлеге тикшерелде. Анда автобус йөртүчеләр, мәктәп директорлары һәм ЮХИДИ дәүләт инспекторы Николай Воробьев чакырылган иде. Тулырак газетадан укыгыз.
-
Кама Тамагы районы Кече Салтык авыл китапханәсендә вакытлы матбугат басмаларына күзәтү оештырылды
Ул Татарстан Республикасы көненә багышланган иде. Китап сөючеләр шанлы Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында, Зөя утравының, Болгар шәһәрчегенең изге урыннары торгызылуы һәм тагын шуңа охшаш күп кызыклы матбугат белән танышты.Балалар Татарстан башкаласына "сәяхәт" итте, дәүләт символлары белән танышты, Республика гимнын тыңлады.Борынгы һәм хәзерге Казан белән танышу мөмкинлегенә ия булды....
-
Кама Тамагы районы Яңа Сала авыл китапхәнәсе, мәдәният йорты һәм авыл җирлеге белән берлектә Татарстан Республикасы һәм район көне уңаеннан “30 август Республика нөне” дигән китап күргәзмәсе оештырдылар
Китап укучылар Татарстанның гербы һәм флагы белән таныштылар, Республика гимнын тыңладылар. Оештырылган чарадан барлык катнашучылар бик канәгать калдылар.