31 май 2015 яңалыклары
-
Олы Карамалда Авыл көне үткәрелде
30 майда Олы Карамалы авылында Авыл коне гөрләп узды. Аңа авылдашлар, якташлар, кунаклар җыелды. "Рәхәэт кайтуыгызга, без, авылдашлар, бергә булганда, ярдәмләшеп эшләгәндә барысын да булдырабыз,"-диде сәламләү сүзендә авыл жирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин. Муниципаль район башкарма комитеты житәкчесе Павел Лоханов исеменнән олыкарамаллыларны аппарат жҗтәкчесе Алмаз Сабиржҗнов котлады. Авылныңимам- хатыйбы Миндиль Мөхәммәтшин...
-
Наркотикларсыз тормыш
25 майдан "наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция башланды. Ул 26 июньгә кадәр дәвам итә. Аның финалы наркотик чараларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган. Районда айлыкның план чаралары эшләнгән. Анда районның әлеге темага бәйләнеше булган барлык оешма һәм учреждениеләр катнашырга тиеш. Болар - социаль, медицина...
-
Мастерской мөдире
Хәйдәр Нуруллин АХПның Олы Бортас бүлекчәсе мастерское мөдире. Ул техниканы әзерләү һәм авыл хуҗалыгы эшләре барышында слесарь, эретеп ябыштыручылар, механизаторлар эшен оештыра. Быел бүлекчәдә чәчү җитди җимерекләрсез һәм мәҗбүри тик торуларсыз узган. Димәк, авыл эшчәннәре кулай вакытны кулдан ычкындырмаган, чәчү вакытында технологик чылбыр сакланган. Димәк, яхшы шытымнар көтәргә була.
-
Агроном
Рафаил Хәмидуллин АХПның Олы Бортас бүлекчәсендә 1986 елдан эшли. Тракторчы булып башлый, аннары читтән торып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, менә 20 ел инде туган хуҗалыгында агроном булып эшли. -Быел беркайчан да булмаганча чәчүне вакытында һәм төгәл башкарып чыктык. Барлык сроклар һәм технологияләр үтәлед, туфракта дым җитәрлек, яхшы шытымга өмет...